news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Менә ул мин хыялланган диплом» - Нурминский нинди уку йортын тәмамлаган?

news_top
«Менә ул мин хыялланган диплом» -  Нурминский нинди уку йортын тәмамлаган?
социаль челтәрләр

Рэпер Альберт Нурминский Казан кооператив институтын тәмамлап, диплом алган. Яңалыгын ул социаль челтәрләрдә җиткерә.

«Менә ул мин хыялланган диплом. Барлык укытучыларыма зур рәхмәт белдерәсем килә. Безнең институтка килегез. Ә мин магистрлыкка укуымны дәвам итәчәкмен.Тагын ике елым калып бара», – дип сөйләгән ул сторисларында. 

Альбертның дипломы кызыл төстә икәнне әйтеп китү дә кирәк. 

Шулай ук соңгы вакытта гел русча гына җырлаучы рэпер шәп хәбәр белән сөендерә. Август аенда Нурминскийның татар телендәге җыры дөнья күрәчәк. Аңа клип төшерергә дә ниятлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар