news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Менә ул ихлас, самими хисләр» - Ришат Төхвәтуллин концертында көтелмәгән хәл

news_top

Җырчы Ришат Төхвәтуллинның Нурлаттагы концертында бик җылы вакыйга булган. Сәхнәгә, Ришатны ничек яратуы турында язылган плакат күтәреп, бер кечкенә кыз йөгереп менгән. Ришат, кечкенә тамашачысына үзенең микрофонын сузган. Микрофонны кулына алуга, кызчык аңа кушылып җырлый башлаган һәм сөенеченнән елап ук җибәргән.

Әлеге көтелмәгән хәлдән артист югалып та калыр иде, әмма Ришат үзен тиз кулга алган һәм кызчыкны кочагына алып тынычландырган.

Социаль челтәрләрдә Ришатның кечкенә тамашачысына карата булган җылы мөгамәләсен бик яратып кабул иткәннәр. «Кызчык сез үзен кочаклап алыр дип көтмәгән иде булса кирәк», «Менә ул ихлас, самими хисләр», – дип яза Ришатның язылучылары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар