news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Менә ул бәхет» - Испаниядә яшәүче җырчы Фирүзә Париж туган якларына кайткан

news_top
«Менә ул бәхет» - Испаниядә яшәүче җырчы Фирүзә Париж туган якларына кайткан
Фото: Фирүзә Парижның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Элек Уфада яшәп иҗат иткән, хәзер инде алтынчы ел чит илдә гомер кичерүче җырчы Фирүзә Париж (Аллаярова) туган якларына әйләнеп кайткан.

Аэропортта аны, сагынып, якыннары каршылаган.

«Мин өйдә. Балаларым мәхәббәтен өләшә, киявем чәчәкләр белән сөендерә. Менә ул бәхет», – дип язган җырчы үзенең сәхифәсендә.

Фирүзә Париж үзенең тормышын бик кискен рәвештә үзгәрткән иде. Ул балаларын, иҗатын калдырып, башта Польша, аннан кояшлы Испания якларына китеп барды. Җырчы «Интертат»ка әңгәмәдә балачактан Испаниядә яшәү хыялы булуы һәм аны чынга ашыруы хакында сөйләгән иде. Җырчы чит илдә берничә тел өйрәнде, Испаниядә үзенең тиң ярын да очратты.

Фирүзә Парижның кызы белән кияве Казанда, ә улы Уфада әтисе янында яши. Узган ел биргән әңгәмәсендә Фирүзә улының бераз авырып торуын да әйтте. «Бүген үк кайтып китәр идем, документларым әзер түгел. Документларымны ясатып бетерүгә үк ниятем – әти-әнием, балаларым янына кайтып килү. Инде бик сагындырды», – дип сөйләгән иде. Ниһаять, җырчы туган якларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар