news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Менә шулай дип әйт» – Гөлназ Сәфәрованы әбисе сторис төшерергә өйрәткән

news_top
«Менә шулай дип әйт» – Гөлназ Сәфәрованы әбисе сторис төшерергә өйрәткән
Фото: © «Татар-информ»

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова янына авылдан әбисе кунакка килгән.

«Хәзер Айданны укырга илтәбез дә кая барабыз, әби?» – дип сорый аннан Гөлназ.

«Урман кисәргә», – дип көлә әбисе.

«Иртәнге аш ашарга барабыз, диген. Ничек сиңа минем битемдәге маскаларым?» – дип тә кызыксына Гөлназ.

«Ал инде, ал. Нишләтә инде ул битне?» – ди әбисе.

«Дымландыра».

«Без дымландырмадык та. Ничек яшәдек соң, әй?» – дип куя әбисе, үзенең хәтта кремнар да сөртмәвен әйтеп.

Әбисе Гөлназны сторис төшерергә дә өйрәткән. Ул оныгының иртәнге ашка барганнарын күрсәтүенә каршы. «Ашарларына юк икән, дип уйларлар», – ди ул.

«Иртәнге ашка ашарга булмаганнан бармыйлар бит инде, әби. Без бит бүген әниләрне озатабыз Сочига», – ди аңа оныгы.

«Менә шулай дип әйт», – дип җөпли аны әбисе.

«Тагын нәрсә дип әйтим?» – дип сорый аннан Гөлназ.

«Әби, мин дә барасы идем, алып бармадылар, дип әйтте, диярсең», – дип көлә Гөлназның позитив әбисе.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар