Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Менә сиңа мә! Мәңге эссе Африканы кар баскан!

news_top_970_100
Менә сиңа мә! Мәңге эссе Африканы кар баскан!
Фото: "Наш Татарстан" телеграм каналы

Көньяк Африка Республикасында көчле кар бураннары булган. Юллар ябылган, халык милкенә зыян килгән, дип хәбәр итә «The Citizen» җирле басмасы. Бу хакта «РБК» яза.

Газета мәгълүматлары буенча, көчле кар бураны Квазулу-Натал провинциясенең үзәк районнарын каплаган. 20 сентябрь көнне кич белән Йоханнесбург һәм көнчыгыш яр буендагы Дурбан шәһәрен тоташтыручы N3 трассасында күп кенә автомобильчеләр калган.

«Times Live» басмасы, автомагистральнең барлык 4 полосасы да тулган, дип яза. Кайбер машина йөртүчеләр үз автомобильләрен ташлап киткән. Юлны кардан чистартуга комачауламас өчен, аларны юлдан алып куярга туры килә.

Моннан тыш, кар кешеләрнең милкенә дә зыян китергән. Ледисмит шәһәрендә бер хатын-кыз кар аркасында күршесенең йорт түбәсе ишелүен сөйләгән. Кайбер районнарда кар яву аркасында мобиль элемтә дә юк.

Квазулу-Натал провинциясе хөкүмәте хәбәр иткәнчә, кайбер автомобильчеләргә җылы одеяллар һәм су китергәннәр, юлларда тоткарланып калганнарга гуманитар оешмалар ярдәм итә.

Көньяк Африка метеорология хезмәте синоптигы Лутандо Масимини сүзләренчә, берничә сәгать эчендә тагын да күбрәк кар яварга мөмкин. Илнең кайбер өлешләрендә һава торышы куркынычының кызгылт-сары дәрәҗәсе дип билгеләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100