«Менә сиңа Индира Ганди»: татар артисты концертына бик тә күңелле тамашачы килгән
Татар концертларына яратып йөрүче Индира апа Марат Яруллин концертында булып, сәхнәдә ду китереп биеп кайткан. Шараннан Индира ханым үзен «Индира Ганди» дип таныштыра.
Монда бер баянист килгән. Бәлки, ул мине татарча биетер. Абыегыз була бугай. Мин дә авыл кызы, монда сезгә кирәк әйбер генә алып килдем, – дип, күчтәнәчен суза ул башта Марат Яруллинга.
Мин Әнвәр Нургалиев белән биедем, Ришат Төхвәтуллин белән биедем, …, Илсөя Бәдретдинова белән биедем, – дип, бармаклырын бөкли-бөкли санап китә аннан Индира апа сәхнәдә.
«Гафу итегез, – дип туктата аны җырчы. – Минем белән дә биисегез килә, да? Без проблем. Без проблем. Исемегез ничек?»
Индира Ганди, – дип, көтелмәгәнчә җавап бирә апа.
Марат Яруллин бу җавапка, шаяртып, үзен «Леонардо Ди Каприо» дип таныштыра.
«Татарстанның халык артисты Индира Ганди» дип җөпләп куя бу күренешне Марат Яруллин.
Индира апа белән Марат Яруллинның бу күңелле әңгәмәсе тамашачыга бик тә хуш килә, алар алкышларга тотына.
*Индира Приядаршини Ганди – Һинд сәясәтчесе, һинд милли конгрессы партиясенең үзәк фигурасы, Һиндстанда бердәнбер хатын-кыз премьер-министр. Илнең беренче премьер-министры Джавахарлала Неруның кызы.