Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Менә сиңа бүләк! Югары вазифада эшләүче өч хәрбине Мәскәүдә шартлатмакчы булганнар

news_top_970_100
Менә сиңа бүләк! Югары вазифада эшләүче өч хәрбине Мәскәүдә шартлатмакчы булганнар
Михаил Захаров / "Татар-информ" архивы

ФСБ хезмәткәрләре Украина махсус хезмәтләренең Мәскәүдә югары вазифадагы 3 хәрбине шартлатырга тырышуын булдырмый калган. Бу хакта ФСБның җәмәгатьчелек белән элемтә үзәге хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

«Россиянең Федераль иминлек хезмәте Украина махсус хезмәтләренең Мәскәүдә Россия Оборона министрлыгының югары вазифадагы 3 хәрбиенә карата террорлык акты омтылышын булдырмый калды», – диелә хәбәрдә.

ФСБда сөйләүләренчә, Украина хәрби разведкасына ялланган 30 яшьлек россиялене тоткарлаганнар. Ул куәтле 3 бомбаны бүләк рәвешендә төрә һәм курьер хезмәте аша Оборона министрлыгы бүлекчәләре җитәкчеләренең яшәү урынына җибәрүне оештыра. Курьерлар посылканы тапшырганнан соң, бомбаларны шартлатырга тиеш булалар.

Кулга алынган ир-ат үзен май аенда вербовкалауларын сөйләгән. Аның сүзләренчә, ул, акча өчен, кураторларының йөкләмәләрен үтәргә ризалашкан.

Аңа карата «Теракт ясау омтылышы һәм шартлаткыч матдәләр һәм җайланмаларның законсыз әйләнеше» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Тикшерү дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100