Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә сиңа 5 мең сум. Хатыным бул!» - кәгазь акчаларга нәрсәләр язалар?

news_top_970_100
«Менә сиңа 5 мең сум. Хатыным бул!» - кәгазь акчаларга нәрсәләр язалар?
https://pixabay.com/

Чаллыдагы банкларның берсендә элек эшләгән Ксения Сафиуллина кәгазь акчаларда еш очрый торган язмалар турында "Челнинские известия" сайтына сөйләгән.

Кырыена кулдан сүзләр язылган кәгазь акчаларны күпләр очратканы бардыр. Андый акчаның кайберләрен кибеттә дә алудан баш тарталар. 

Үзәк банк кагыйдәләре буенча, язмалы, пычрак, тузган, ертык акчаларның номеры һәм ялган булуын тикшерә торган билгеләре бозылмаган булса, бөтен җирдә алырга тиешләр.

Әгәр мондый акчаны кибеттә алудан баш тартсалар, аны банкта кабул итүләре ихтимал. Тузган акчаны банкта яңага алмаштырып була. Бу очракта банкнотаның мәйданының 55 проценты бозылмаган булырга тиеш.

"Кәгазь акчада еш очрый торган язма га килгәндә, биш мең сумлыкта "Туган көнең белән" дигән сүзләрдер бу, мөгаен. Еш кына сүгенү сүзләре булган шигырьләр, оятсыз сурәтләр була. Адрес, урам исеме, йорт номеры, хәтта фатир номеры булганнары да очрый. Телефон номерлары да булгалый", - дип сөйли Ксения Сафиуллина.

Аның сүзләренчә, янаулар, куркытулар да язалар, акчаны алган кешегә үлем фаразлаулар да була. Кызыклы карикатуралар, мәхәббәт аңлату, кияүгә чыгарга тәкъдим ясау да булган: "Менә сиңа 5 мең сум. Хатыным бул!".
"Долларда портретка мыеклар, сакал, эшләпә, күзлек һәм башкаларны ясыйлар", - ди Ксения.

Россиядә кредит оешмалары бозылган банкноталар түләү сәләтен югалтмаган булса, аларны бушлай алмаштырырга тиеш. Доллар очрагында банкның комиссия алу яки операциядән баш тарту хокукы бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100