Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Раяз Фасыйхов мәктәптәге хезмәт дәресләреннән риза түгел

news_top_970_100
Раяз Фасыйхов мәктәптәге хезмәт дәресләреннән риза түгел
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Раяз Фасыйхов, улына мәктәпкә хезмәт дәресенә кирәкле әйберләрне алыр өчен, кибеткә барган. Балаларны пычкы белән кисәргә дә өйрәтмиләр, дип ризасызлыгын белдерә ул.

«Без авылда мәктәптә укыганда, хезмәт дәресендә менә боларның барысын да мәктәптә бирәләр иде: агачын да, пычкысын да. Һәрберебезнең инструментлар сала торган тартмасы бар иде. Рамазанга иртәгә хезмәт дәресенә, ниндидер урындык ясар өчен, менә шулай киселгән, әзер килеш алып килергә кирәк. Өйдә кисеп ятарга кая аның вакыты булсын инде?!

Болар баралар да, шалт-шолт борып куялар да, бетте-китте. Менә кызык икән... Кая бара бу безнең мәктәпләр?! Шушыны тотып, пычкы белән кисәргә өйрәтергә кирәк иде ул баланы. Коточкыч. Хезмәт дәресен укыткан абыйны искә төшердем, рәхмәт аларга, бераз тотарга өйрәттеләр», – дип сөйли ул социаль челтәрдәге аккаунтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100