Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Менә кемнәрдә ул акча! Блогер 300 миллион сум акчасын җәеп куеп, фотога төшергән

news_top_970_100

Блогер Гусейн Гасанов Россиянең салым хезмәтенә бөтен бурычларын да түләп бетергән. Аның 145 миллионга якын әҗәте булган, дип яза SHOT Телеграм-каналы.

Әле җәй башында ук Гасановның 4 банктагы счеты ябылган иде. Федераль салым хезмәте аның «Москва Сити»дагы 124 квадрат метрлы апартаментларын, 2020 елгы «Rolls-Royce Cullinan» һәм 2022 елгы «Chevrolet Tahoe» машиналарын тартып алуны таләп итте.

Гасанов бөтен бурычларын түләп бетерүе белән мактанды. Аның счетларының ачылуы билгеле булды.

Гусейн үзе ышандырганча, Федераль салым хезмәтенә 300 миллионга якын бурычын ул бернинди ярдәмсез, үз көче белән түләгән һәм тау кадәр өелгән кәгазь акча да күрсәтте. Соңыннан социаль челтәрдә Мәскәүгә кайтырга җыенуына да ишарә ясап алды.

Салым хезмәте белән проблемалар аркасында, Гасанов соңгы вакытта чит илдә яшәгән.

Шулай ук Хәбиб Нурмагомедов та Россия салым хезмәтенә миллионлаган бурычын түләгән. Көрәшченең Федераль салым хезмәтенә 302 миллион бурычы җыелган булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100