Җырчы Рәсим Низамов үзенең иң танылган хитларының берсе – «Сагындым сөйгәнемне» җырын яңа яңгырашта тәкъдим итә. Шунысы да кызык, артист композицияне яшь башкаручы Рәдиф Зарипов белән дуэтта яздырган.
Рәдиф Зарипов социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә әлеге вакыйганың үзе өчен бик мөһим булуын билгеләп үтә.
«Дуслар, күптәнге хыялым тормышка ашты! Мәктәптә укыганда Рәсим абый җырларын яратып тыңлый идем. Аның иң бомба хитын дуэтта җырларга насыйп булды», – ди ул.
Рәдиф сүзләренчә, алар җырны бозудан бик курыкканнар, шуңа да аны максималь дәрәҗәдә элекке рәвештә саклап калырга тырышып яздырганнар.
Җырны тамашачылар бик яратып кабул иткән. Кыска гына вакыт эчендә җыр тәкъдим ителгән пост 600дән артык комментарий җыйган.
«Ахырда хе-е-ей» дигәне җитешми», «Рәсим үзе озын кеше. Ә Рәдиф янында бик бәләкәй калган. Ә җыр шәп», «Көтелмәгән коллаб. Булдырасыз, алга», «Яшьлек җырыбыз. Шәп», «Балачакка алып кайта торган җыр» , «Менә ичмасам дуэт бу», – дип мактыйлар аларны.