Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә, ичмасам, Мөнирнең хатыны!» – Мөнир Рахмаев гаиләсе янә игътибар үзәгенә эләкте

news_top_970_100
«Менә, ичмасам, Мөнирнең хатыны!» – Мөнир Рахмаев гаиләсе янә игътибар үзәгенә эләкте
Фото: социаль челтәрдән

Җырчы Мөнир Рахмаевның гаиләсе белән ялга китүе турында язган идек. Җәйге туйлар, бәйрәмнәр сезонын тәмамлап, артист Төркиягә ялга очты. Җырчы үзе дә, аның тормыш иптәше, блогер Илсөяр Рахмаева да социаль челтәрдә диңгез буеннан фотолар күрсәтеп бара.

Фото: © социаль челтәрдән

Илсөяр популяр ирен дә уздыра: халыкны фотолары белән читтән генә «котыртып» ята. Блогер шундый фотолар өчен бикини су коену костюмнары һәм бик кыю позалар сайлаган. «Ел буе юкка гына шөгыльләндеммени?» – дип яза ул фотолары янына. Илсөярнең үз-үзенә булган мәхәббәте фотолар аша ук сизелеп торса да, татар хатын-кызы, өстәвенә, артист кешенең тормыш иптәшенең шул рәвешле фотога төшүен яратып бетермәүчеләр күп икән.

«Мөнир бер язмасында, әти-әниләр белән аралашмыйбыз, дигән иде. Мондый хәлдә аралашасы юк, танымасалар ярар иде, диясе генә кала»;

«Дөрес әйтәсез. Бөтенесе бар, артыгы белән. Ләкин баш кая? Уйланырлык әйберләр бик күп. Ул бит – җырчы кешенең тормыш иптәше»;

«Нигә шәрә дә төшмәгән инде?»;

«Сүз дә юк, матур. Тик бу фотолар гаилә архивында сакланырга тиеш, минемчә. Икесе өчен генә. Үз-үзеңне хөрмәт итмәү бу»;

««И Ходаем, балаларга акыл бир. Мөнирнең анасына бу гыйбрәт киленне күрү бик авырдыр. Бу баланың ата-анасы бармы икән? Алар да шундый «чокнутыйлар»мы икән?»;

«Мөселман хатыннарына ярамаган оятсыз күренеш. Бөтен җире силикон», – дип язучылар бар «Интертат»ның социаль челтәрдәге төркемнәрендә.

Илсөярнең фигурасын «бик шәп» дип тапкан, аны яклап язучылар да шактый:

«Бик матур. Менә, ичмасам, Мөнирнең хатыны!»;

«Гомер бер генә килә. Яшәргә кирәк, көнләшергә түгел».

Бу фотоларны урнаштырган «Интертат»ны гаепләүчеләр дә аз түгел.

«И, хәзер татар, мөселман халкы бу…лап ташлый инде. Нишлиселәре килә, шуны эшләсеннәр. Аларның тормышлары. Күрсәтер җире булгач, күрсәтсен. Сез тапкансыз инде куярлык яңалык. Үзләренең сәхифәсендә генә калса ни булган?»;

«Ник шәрә кү…ләрне куярга, әйтегез әле? Ул нәрсә бөтен кешедә бар. Бөтен кеше куя башласа ни була? Мондый фото куйганнарга җәза бирергә кирәк», – ди кайберәүләр.

Илсөяр Рахмаева узган ел да Төркиядән ачыктан-ачык фотолар куеп, кеше игътибарын җәлеп иткән иде инде.

Фото: © социаль челтәрдән

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 сентябрь 2024
    Исемсез
    Иреннәре, күт битләре ботокс белән тутырган. Нинди матурлык инде ул ясалма? Шуны ире белән күрсәтәләр? Оят кирәк!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100