Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә ул мәхәббәт» — Әнвәр Нургалиев үзен «үлеп» яратучыны күрсәтте

Әнвәр Нургалиев инстаграмга бик матур, җылы видео куйган.

news_top_970_100
«Менә ул мәхәббәт» — Әнвәр Нургалиев үзен «үлеп» яратучыны күрсәтте
Салават Камалетдинов

Моннан берничә ел элек Әнвәр Нургалиевның Яңа Уренгойдагы концертында сәхнәгә бер кызчык чәчәк бирергә менгән.

Кечкенә Әдилә Әнвәр Нургалиевны кысып-кысып кочаклый, аның кулыннан да төшми.

«Күрәсезме, менә шушы инде ул мәхәббәт. Алып китәм кызыгызны», — ди җырчы.

Видеоны Әнвәр Нургалиев инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

«Ә сез бу сөйкемле кызны хәтерлисезме? Ул инде үскәндер. Әдиләне, Аллаһы бирса, тагын концертта күрергә өметләнәм», — дип язган ул инстаграмга.

«Әнвәр абый, рәхмәт. Әдилә быел беренче сыйныфка укырга бара. Хәзер дә сезнең җырларны яратып тыңлыйбыз. Концертларыгызда, һичшиксез, күрешербез», — дип комментарий калдырган Әдиләнең әнисе.

Кызчыкны инстачылар да ошаткан. «Нинди мөлаем бала», «Шундый матур, җылы күренеш», — дип язганнар.

Әлеге видеодан гаеп эзләүчеләр дә булган.

«Әнвәр, шул балалар сезне яратып концертыгызга килә, сәхнәгә чыга. Ник шуларга кечкенә шоколадлар алып килмисез. Нәрсәгә аларга сезнең календарегез?»;

«Балаларга бер кечкенә шоколад бирегез инде, аңардан гына кимемәссез»;

«Балаларга сезнең логотип куелган йомшак уенчык бирергә кирәк»;

«Бик дөрес әйтәсез. Шоколад бирсәгез, әйбәтрәк була ул сабый балаларга. Күпме йөреп, бер артистның да шоколад биргәнен күргәнем юк. Гел акча җитми аларга», — дигәннәр.

Хәтта: «Бу кыз әтисен тапкандыр», — дип тә язганнар.

«Сез үз кызыгызга әти эзлисездер. Ә безнең барлык әтиләргә үрнәк булырлык әтиебез бар. Комментарийны бераз уйлап языгыз. Бигрәк пычрак икән күңелегез», — дип җавап кайтарган ул инстачыга Әдиләнең әнисе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100