Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Менә сиңа Тукай премиясе лауреаты! - Татарча сөйләшү театр режиссерының ачуын чыгара

Узган атнада Фейсбук киңлекләрендә бәхәс кузгалды. Актаныш зиратында православ динендәге кешенең каберендәге тәрене (хачны) кисү турындагы пост астында Тукай премиясе лауреаты, элек безнең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры белән эшләп киткән Михаил Панджавидзе шәрехләмә калдырган.

news_top_970_100
Менә сиңа Тукай премиясе лауреаты! - Татарча сөйләшү театр режиссерының ачуын чыгара

Театр режиссеры соңгы елларда Казан урамнарында татарча сөйләшүчеләрнең артуын язган, ә аннары инде сүзен милләтчелек, сепаратизм һәм «кәчтрүлбашлы абый булмаганнар» («кастрюлеголовые небратья») дип бетергән. «Снег» соңгы арада Татарстанга карата мондый фикерләрнең нигә шулай еш яңгаравын ачыкларга тырышты: Панджавидзедан кала, күптән түгел журналист Олег Кашинның «татарларны манчырга» өндәвен, шулай ук республика президенты статусы турындагы хәбәр астында йөзләгән шундый шәрехләмәләрне искә алу да җитә. 

Тукай премиясе лауреаты каршы

 «Күптән инде җирле милләтче кадрлар тәэсирендә татарлар бер генә дә „толерант“ түгелләр. 15 ел Татарстанда эшләү дәверендә шуны сиздем — мин килгәндә Казан урамнарында татар сөйләме аз ишетелә иде. Ә хәзер бөтен җирдә татарча сөйләшәләр, аеруча яшьләр. <…> Рус телен кысрыклап чыгару, ә аннары бәйсезлек игълан итү — бер чылбырның буыннары. <…> Татарстанда үзәктән килә торган көчләр бар — мин үзем моңа шаһит», — дип ачуын белдерә театр режиссеры Михаил Панджавидзе һәм Фейсбукта җанлы бәхәс кузгата. 

Бәлки, бу сүзләр башка йөзләгән шәрехләмәләр арасында буталып, әлеге эпизодны күрми дә калырлар иде, әмма монда бер кызыклы деталь бар: Татарстан башкаласында татарлар үз ана телләрендә, татар телендә сөйләшкәнгә борчылу белдергән иҗатчы үзе дә озак еллар республика белән эшләгән, Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә ким дигәндә алты постановка куйган кеше, һәм шуның өчен, шаять, аңа җирле бюджеттан акчалар түләнгән. Алай гына да түгел, 2008 елда Тукай тормышына багышланган «Шагыйрь мәхәббәте» операсы өчен ул Габдула Тукай исемендәге Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә дә ия булган. 

«Мәдәният министрлыгы килеп чыккан бәхәстән хәбәрдар. Әйтелгән сүзләр Михаил Панджавидзеның шәхси фикере булуын ассызыкларга телибез. Әлеге позицияне уртаклашмыйбыз, туган телләрне куллану даирәсен үстерү республика мәдәни сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора», — диделәр «Снег» хәбәрчесенә ТР Мәдәният министрлыгында. 

Михаил Александрович үзе шәрехләмәләрдә «Татарстанда акчаны болай гына алмавын, ә хезмәт итеп табуын», ул акчаның «дәүләт бюджетыннан» килүен, ә дәүләт бюджетының «Татарстан акчасыннан гына җыелмавын» аңлатуны кирәк тапты. «Снег» хәбәрчесенең өстәмә сорауларына режиссер җавап бирүдән баш тартты, ә аннары тиз генә үзенең барлык шәрехләмәләрен дә юкка чыгарды. 

Җавап реакциясе

«Бүген Россиядә Ватаныбызның этник күптөрлелеге белән яхшы таныш булмаган һәм чит мәдәниятләр белән исәпләшмәүче кешеләр категориясе бар. Күңелсез хәл», — дип борчылуын белдерде «Снег» хәбәрчесе белән әңгәмәдә филология фәннәре кандидаты, «Эхо Москвы» радиосының «Татарча сөйләшәбез» тапшыруын алып баручы Лилиана Сафина. «Минемчә, мондый фикерләр һичшиксез мәҗбүри тәртиптә экстремистик рухтагы сүзләр булу-булмау ягыннан тикшерелергә тиеш. Бигрәк тә, мондый белдерүләр халыкка билгеле кешеләр тарафыннан әйтелгәндә. <…> Татарча сөйләмне Казанда гына түгел, ә бәлки Уфа, Түбән Новгород, Пенза, Әстерхан, Төмән һәм башка бик күп Россия шәһәрләрендә ишетергә була. Һәрвакыт шулай булачагына ышанам». 

Михаил Панджавидзеның сүзләре тарих фәннәре докторы Айдар Хәбетдиновның да игътибарын җәлеп иткән. «Снег» хәбәрчесенә биргән шәрехләмәсендә белгеч беренче чиратта «бу җирдә татар теленә өйрәтү инде 1100 елдан артык дәвам итүен» исәпкә алырга кушты. 

«Без башка халыкларга һәм мәдәниятләргә зур ихтирам белән карыйбыз, һәм башка халыкларның да (шул исәптән, Татарстан бюджетыннан акча алган бер вәкиле дә) безнең мәдәни гореф-гадәтләребезне хөрмәт итүен күрергә теләр идек», — диде Айдар Хәбетдинов. 

Тенденция хафага төшерә

Бу вәзгыятькә соңгы айларда татарларга каршы юнәлдерелгән риторика яссылыгында карау кызыклы булыр иде. Төбәк хакимиятләренә кагылышлы канун буенча сөйләшүләр барышында күптән түгел Татарстанга түгелгән тискәре дулкынны гына алыйк. 

Лондонда төпләнгән Россия журналисты Олег Кашинның «татарларны манчырга» дигән өндәмәсе белән килеп чыккан вакыйгаларны да әле онытып өлгермәдек. Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризвановның Казан мәктәпләрендә татар телен туган теле итеп сайлаган укучыларның өлеше турындагы хисабыннан соң әлеге журналист РФ Президенты администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенкога әнә шундый кискен тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән иде. 

Сәясәтче һәм журналист Максим Шевченко фикеренчә, әлеге вакыйганың сәбәбе «идарә итүче режимның ассимиляциягә һәм Россия халыкларының шәхси субъектлылыгын сындыруга юнәлдерелгән курсы» белән бәйле. 

«Алар татарларның милләт буларак таркалуын һәм татар телендә бары тик авылларда гына сөйләшүче, дәүләткә бәйле халык булып калуын телиләр. Бүген Татарстан идеаль Россиянең бер моделе булып тора, монда төрле милләт вәкилләре үз өйләрендәге кебек хис итеп яши, үз туган телләрендә сөйләшә. Моннан тыш, русларга татарча, татарларга русча аралашырга бернинди проблема тумый. 

Хакимият моның белән бөтенләй дә килешми, чөнки болай булганда этник доминантага түгел, ә хокукларга һәм ирекләргә нигезләнгән сәяси милләт формалашырга мөмкин. Россиядә идарә иткән капитализмга гражданнар һәм ирекле кешеләр кирәкми — ә бәлки империянең (алар уйлаганча) үзәк хакимиятеннән куркып торучы бәйле халык кирәк. 

Татарстанга басым ясап, алар республиканың модернизациясенә каршылык куя, чөнки бу процесс федераль үзәккә куркыныч тудыра. Дәүләт унитар авторитаризмга таба атлый, шул вакытта хакимлек итүче федераль элита үзенең чит илләрдәге партнерлары алдындагы бурычларын үтәү мөмкинлеге алачак: мин ватаныбыз байлыкларын файдалану һәм читкә чыгару турында әйтәм. 

Минем сүзләрем турында уйлансагыз, Татарстанга юнәлдерелгән әлеге риторика сезгә абсурд булып тоелмас. Тарихта һәм сәясәттә булган һәр вакыйгадагы кебек үк, монда да сәяси мәгънә салынган», — дип саный белгеч. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100