Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә сиңа тискәре нәтиҗә!»: коронавируска вакцина күкрәкне зурайта икәне ачыкланган

Норвегиядә яшәүче бер кыз коронавируска вакцинаның шундый үзлеген ачыклаган.

news_top_970_100
«Менә сиңа тискәре нәтиҗә!»: коронавируска вакцина күкрәкне зурайта икәне ачыкланган

Норвегиядә яшәүче 17 яшьлек Эмма исемле кыз Pfizer дип аталган вакцинаны кадатканнан соң күкрәге зурая башлаганын ачыклаган. Ул бу хакта ТикТокта язып чыга, ә җавап итеп бик күп хатын-кызлар күкрәкләренең бер размерга зураюын яза башлый, дип яза nrk.no сайты.

Россия мәгълүмат чаралары бу хакта язып чыккач, фикер алышулар киткән. Хатын-кызлар да, ирләр дә бу мәгълүматка бик куанган.

«Менә куркып йөр син вакцинадан! Менә сиңа „тискәре“ нәтиҗә! Кешеләр күпме акча түләп күкрәк зурайта, ә монда бер уколдан әзер була!»

"Хатын белән сөйләшәм әле".

"Вакцинага шәп реклама уйлап табылган!"

«Кызганыч, безнең илдә бу вакцина юк».

«Норвегиягә барып прививка ясатып кайту арзанракка төшә икән».

«Безнең илләр үзенекен мактый, менә кемнән үрнәк алырга кирәк!»

«Нигә ирләр дәшми? Аларныкы нишли икән?» дигән комментарийлар язганнар.

Күпләр ышанмаган. Эмманың вакцинага кадәр һәм вакцинадан соңгы фотоларын күрсәтүне таләп итәләр.

Моның сәбәбе дә ачыкланган. Генрих Бакманн исемле табиб моны фәнни яктан аңлаткан — бу вакцина вакытлыча лимфатик төеннәрне зурайта икән. Шуңа да күкрәк вакытлыча зурая, дип яза Норвегия сайты.

Pfizer вакцинасын ясаучылар мондый хәл белән беренче тапкыр очрашулары хакында язалар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100