«Менә нинди әти үстергән сине»: Габделфәт Сафин әтисенең яшәү принцибы турында язган
Җырчы Инстаграмга әтисе белән төшкән фотосын куйган.
Җырчы Габделфәт Сафин Инстаграмына әтисе белән төшкән фото куйган.
«Әтинең тормышта яшәү принциплары: кешенекенә тимә, күпсенмә! Зарланма, нәфесеңне тый, ялганнан кач! Аллаһы Тәгалә биргән язмышыңа шөкер ит! Шушы көнгә кадәр фикере үзгәрмәде», — дип язган ул.
«Сезнең нинди тормыш девизлары бар?» - дип тә кызыксынган җырчы виртуаль дусларыннан.
Җырчының виртуаль дуслары бабайның сүзләрен күтәреп алган һәм үзләре дә яшәү кыйблалары белән уртаклашкан:
«Кешенекенә тимә, үзеңнекен бирмә»;
«Минем әбием атлаганда аяк төбеннән ут чыксын дия иде. Үскәч аңладым мәгънәсен»;
«Булганына шөкер итеп, булачагына өмет итеп яшә»;
«Тимерне кызуында сугалар»;
«Таш белән атсалар, син аш белән ат», - дип комментарий калдырган алар.
Габделфәт Сафинның әтисен күргәч, үз әтиләрен югалткан инстачылар хатирәләргә бирелгән.
«Минем дә әти өйдә киез итек киеп йөри иде. Әтигә охшаттым. Бабайга сәлам, саулык телим. Шәп егет үстергәнсез!»;
«Габделфәт, менә нинди әти үстергән синдәй ир затын. Без сезнең белән горурланабыз. Ир-егет артистлар калмады. Салават та бозылып килә. Акча боза кешене»;
«Габделфәт, сез бик бәхетле. Әтиегез исән-сау. Безнең әти дә исән булып, биш минут кына сөйләшеп утырасы иде», - дип язган алар.