Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә нигә муеның таза икән!» - Данир Сабировның элекке видеокадрлары

Җырчы 15-20 ел элек оста көрәшче булган.

news_top_970_100
«Менә нигә муеның таза икән!» - Данир Сабировның элекке видеокадрлары
Александр Эшкинин

Данир Сабиров инстаграмга элекке видеоларын урнаштырган. «Әлеге видеода реаль кадрлар һәм шушы кадрларның барлыгын мин белми дә идем. Беренче күренештә 2002 ел, миңа 15 яшь. Башкортстан республикасының Учалы шәһәрендә көрәш буенча урынны яулагач, бүләкләү тантанасы.

Икенче күренештә милли спорт төрендәге минем иң зур җиңүләрнең берсе һәм видеода ярышның финал өлеше. 2005 елда 17 яшемдә яшүсмерләр арасында, ниһаять, Татарстан чемпионы булып калдым. Зур рәхмәт бергә көрәшеп үскән Тимур дустыма, заманында бу кадрларны видеога төшереп, бүгенге көнгә кадәр саклап миңа җиткергәне өчен. Һәм, әлбәттә, иң зур рәхмәтем аның әтисенә, тренерым Рәфис Фоат улына.

Өченче күренештә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда үткәннәрне хәтергә төшерү.

«Кыю көрәшчеләргә» җырым барлык көрәшчеләргә багышлана», — дигән ул.

«Бу малайның берәр белмәгән нәрсәсе бармы икән?», «Һөнәрләрең санап бетергесез икән», «Менә нигә муеның таза икән», «Булган кешедән бар да була», — дип мактаганнар көрәшчене.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100