Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә ичмасам, булган хатын»: Алинә Сафиуллина утын яра

Җырчы утын ярган видеосын куйган.

news_top_970_100
«Менә ичмасам, булган хатын»: Алинә Сафиуллина утын яра
https://www.instagram.com/alinasafiulllllina/

Җырчы Алинә Сафиуллина авылда үзизоляциядә утын ярып караган. Бу эшен дәлилләп, видео да куйган. Видео янына: «Әтинең утын ярырга да кеше юк, дип сукранып йөргәнен күреп, тотынган эш иде. Җиңел түгел икән, билгә бәрде, хәлне алды», - дип язган ул.

Җырчының танышлары бу видеоны күреп шаккаткан. Әллә ничә тапкыр якынайтып карадым, синме икән дип», - дип язганнар.

Утын яручы хатын-кызлар да киңәшләрен биргән, ә ир-атлар ярдәмнәрен тәкъдим иткән.

«Минем ирем кеше хатыннары утын яра ди»;

«Бер шелтә бар! Утын ярганда, балтаң ялгыш эләкмәсен өчен, аякларны аерып басалар»;

«И сеңлем, терәк булырлык ир булсын яныңда! Башыңа төшмәсен, ирләр эшен ирләр эшләсен дип телә! Әле тормыш болай да күрсәтә ул!»;

«Көч икән синдә, сөбханалла, күз тимәсен! Аллаһ үзеңә тиң, бер-берегезне яратып торырлык хәерле ир насыйп итсен»;

«Катырак сук инде», - дип комментарийлар калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100