«Менә хәзер җырлыйбыз»: Фирдүс Тямаев хастаханәдән фото куйган
Инстачылар җырчының тизрәк терелүен тели.
![«Менә хәзер җырлыйбыз»: Фирдүс Тямаев хастаханәдән фото куйган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2021/8/11/551babd1b8e5076437607cf27086e56f4892cb93359032ce9bcdf4e9e5f6.jpg)
Фирдүс Тямаев Германиягә операция ясатырга киткән иде. Бүген ул үзенең Инстаграмына хастаханәдән фото куйган. Җырчы баш бармагы белән «шәп» дип күрсәтә. «Аллага шөкер. Менә хәзер җырлыйбыз», — дип язган җырчы.
Инстачылар тизрәк терелеп чыгуын теләп яза. Исәнлек теләп язган комментарийлар: «Ни булды сезгә?» — дигән соравы белән чиратлашып бара. «Ул Германиядә операциядә, калганын үзе сөйләр», — дип яза җанатарлары.
«Исән-имин булып, терелеп кайт», - ди Рифат Зарипов.
«Аллага шөкер! Көне буе көттем. Хәзер исән-сау терелеп кайтасы, җаныкаем. Ходай рәхмәтеннән ташламасын, тизрәк терелергә язсын»;
«Уза торган булсын, күзләр дә тиядер сиңа»;
«Бу фотоны күргәч, шатлык яшьләре тәгәрәп төште. Исән-имин терелеп кайт. Без сине яратабыз, хөрмәт итәбез», - дип яза җырчының сәламәтлеге өчен борчылып торган инстачылар.
«Тизрәк терелеп кайтсын, Юльякшин кунакка көтә»;
«Безнең Тямай теленә операция ясаткан, алайса бик үткен», — дип шаяртучылар да бар.