«Мең дә бер уй», яки «Кеше гомере – ун минут эчендә»
Бар бит әле әбиләр, «ә» дигәнче, алар сиңа 10 минут эчендә үзенең биографиясен сөйләп бирә. Менә миңа җәйнең соңгы көнендә шундый әби очрады.
Мин тормыш иптәшемне урам эскәмиясендә көтеп утырганда, бер зур пакет күтәреп, мышный-мышный, яныма бер әби килеп утырды. Борынны чи ит исе ярып керде. Пакетында өч килограммлап ит булса кирәк.
Үзе авыр сулый, үзе аяк авыртуына зарлана. «Тукта, кызым, икенче этажга менгәнче, монда ял итеп алыйм әле әзрәк», – диде. Мин җыелыбрак утырдым.
Әби җитмеш яшьләрдә булгандыр. Башына, остабикәләр кебек, чәчәкле яулык бәйләгән. Башта, миңа карамыйча гына, үзалдына бәяләргә зарланып алды. «Менә өч кило ярым ит алдым, өч меңем кесәдән чыгып та китте. Ничек яшәргә кирәк?! Кибеткә барып кайту да минем өчен зур (акцент белән укырга) ыстрысс!» – диде. Мин аңа таба башымны бордым. Әби: «Син каян буласың? Эшлисеңме яки әле укыйсыңмы?» – ди.
«Быел укып бетерде...» димәкче идем, сүземнең «м» хәрефен әйтеп бетерергә өлгермәдем, әби, мине бүлдереп, үзенекен дәвам итте:
Эшләргә кирәк, эшләргә. Минем оныгым Стасик та Казанда эшләп йөри. Утыз меңгә, каһәр суккыры! Армиягә бармас өчен, магистратурага керде. Уку өчен хәзер ат бәясе түгел, тулы ат арбасы кадәр акча түли. Мин аңа ай саен унбиш мең җибәреп торам. Аның хезмәт хакы бернәрсәгә дә җитми.
Стасикка булышырлык башка кешесе дә юк. Әтисе белән бөтенләй аралашмыйлар. Чөнки әтисе минем кызым белән аерылды. Кабәхәт, башка хатын белән гаиләсенә хыянәт итте. Ахыр чиктә, барыбер үз милләтендәге хатынга китте. Мин инде бу яшьләргә балконга чыгып акырырга риза – «кирәкми катнаш никах!», «кирәкми катнаш никах!» дип.
Кызым нык рәнҗеде. Атасын Стасикка бөтенләй якын китертмәде. Башта алиментны да мең ярым, ике мең итеп кенә алды. Ә аннары, улын үзе генә аякка бастыра алмаганны аңлагач, иренә мөрәҗәгать итте. Ул битен юмаган: «Раз я не участвовал в воспитании сына, то он мне как чужой человек уже», – диде дә, башын, страус кебек, «комга кадап» куйды. Хәзер марҗасы белән яңа гаилә корды. Ике баласы бар, дип ишеттем. Хатыны да үзе кебек сансыз инде. Ничек кеше мужигын гаиләсеннән тартып алырга була?
Стасикка авыр. Исеме урысча, ә үзенең русчасы да юк. Йөри хәзер ярты-порты. Ярар, Казанда торырга кечкенә генә бүлмәсе бар. Кызым бөтенләйгә Төркиягә китеп, шунда яшәргә калды. Башта Казанда улы белән генә торып карады, тик кайсы егетнең шул яшьтә әнисе белән торасы килсен? Ул бүлмәгә ике кеше сыеша алмый. Ә квартира бәяләрен күрдеңме? Бөереңне сатсаң да ала алмыйсың.
Кызым чит ил кешесенә кияүгә чыкты. Ул – аның икенче хатыны. Өстәвенә, аның да ике баласы бар. Кызыма игътибар әз инде, әз. «Артык авыз» кебек яши. Эшкә дә чыгарга ярамый, тегесе көнләшеп үлә. Вакыт-вакыт телефонга «кайтасы килә» дип елап та ала. Ә мин аңа «кайт!» дим. Табар иде әле монда да бер эш. Акчаны ишеп түләмәсләр дә, үз туган җирендә яшәр иде. Ә ул, кеше күзенә ничек күтәрелеп карыйм, дип, кайтмый. Кеше нәрсә әйтер, дип уйлап, шулай үлеп тә китәсең аннары. Аңламый.
Ирем дөньядан биш ел элек китеп барды. И ярата иде кызын. Эшенә киткәндә битеннән үбеп озата идем, кайтканда да үбеп каршы алдым. Ул исән булса, мондый «безобразиягә» юл куймас иде.
Менә хәзер Стасик Казанда үзе генә тора. Үзенә егерме дүрт яшь, кызы юк. Уку һәм эш, уку һәм эш. Кызлар белән танышырга вакыты да юк. Ярар, мин исән чакта, аңа акча җибәреп торам. Мин аңа минем янга кайтмаска әйтәм. Тегендә-монда йөрү өчен акча кирәк, алайса, машинасы да туза. Мае бетә, тәгәрмәче тишелә, бензины кыйбат. Телефоннан гына аралашып торыйк, дим. Видеодан да яхшы күренә. И, баш каткан инде, – дип йомгаклады әби. Аннары торып, пакетын күтәрде.
Булышыйммы алып менергә? – дидем.
Әйдә, күтәр, – диде әби, шуны гына көткән сыман.