news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мең чәчәктән дә яхшырак» – Фирдүс Тямаевның хатынын сөендергәннәр

news_top
«Мең чәчәктән дә яхшырак» – Фирдүс Тямаевның хатынын сөендергәннәр
Фото: Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Җырчы Фирдүс Тямаевның тамашачылары хатынын үзенчәлекле бүләк белән сөендергән. Октябрск шәһәрендә концертта аңа чәчәк бәйләме урынына мунча себеркесе бүләк иткәннәр.

Хуш исле бүләк Резидәнең күңеленә хуш килгән. «Мең чәчәктән дә яхшырак, хәзер җыйган кебек. Әремнәр дә кыстырганнар», – дип шатланган ул.

«Сезгә бик зур рәхмәт. Минем Резидәм бит ул мунчага керсә, чыга алмый. Ә мин алай ук яратмыйм мунчаны. Иң «больной точка»сына бастыгыз», – дип, рәхмәтләрне җиткергән җырчы үзе дә.

Әлеге видео янында Резидәгә мактау сүзләре дә күп язып калдырганнар. «Шундый мәхәббәтле инде Резидәң»; «Карап кына торырлык, елмаючан. Резидәнең һәр сүзе җанга дәва»; «Шундый зирәк, чибәр хатының, Фирдүс»; «Сөйкемле Резидушечка»; «Мин аны артистлар арасындагы иң сөйкемле җырчы дип саныйм. Тыйнак, сөйкемле»; «Ихлас, акыллы. Иң гади себеркене дә шулай чын күңелдән сөенеп кабул итә», – дип язалар аңа.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар