Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Менә бу ичмасам шигырь сөйләүче!» Таишевлар кызы Ләйлә озын шигырь сөйли

Ирина Самарина-Лабиринтның шигырен Булат Ибраһим «Бәхет алып булмый базар киштәсеннән» дип тәрҗемә иткән. Ләйлә шул шигырьне укый.

news_top_970_100
«Менә бу ичмасам шигырь сөйләүче!» Таишевлар кызы Ләйлә озын шигырь сөйли
https://www.instagram.com/landyshnigmatjanova/

Инстачылар нәни Ләйләнең озын шигырьне ятлавына һәм артистларча оста итеп сөйләвенә шаккаткан.

«Әллә ничә мәртәбә карадым, сокланып бетә алмыйм. Бәхетле булсын бала»;

«Менә бу ичмасам шигырь сөйләүче, ул шундый булырга тиеш. Артистизм ташып чыга, сөбханалла»;

«Шул кадәрле авыр шигырь сабый бала өчен! Әфәрин, Ләйлә! Керфек какмыйча, тын алырга куркып тыңлап бетердем азакка кадәр»;

«Балаларыгызны чын татар җанлы, талантлы, үз милләтен сөя торган итеп үстерүегез өчен Ландыш сиңа, әтиләре Фәриткә, әбиләре Римма ханымга чиксез зур рәхмәт. Чын күңелдән сокланам, син үзең дә шәһәр кызы бит! Татар телендә кыланмыйча матур итеп сөйләшәсең, балаларыгыз да шул рухта тәрбияләнә! Афәрин!»;

«Ничек итеп ятлап бетергән, өлкән яшьтәгеләргә дә аңлап бетерергә ааыр булган шигырьнең һәр сүзен аңлап сөйли, эмоциясе ташып тора Ләйлүшнең. Молодец!»;

«Тиз генә башны да кашып ала»;

«Миңа да шундый кыз кирәк», дип комментарийлар калдырган инстачылар.

«Вот аттыра гына бу молодец! Озак ятладымы? дип сораучыга «берничә көнгә бүлеп-бүлеп, бакчадан кайтканда кабатладык. Күбрәк Фирдәвес әбисе белән өйрәнде» дип җавап язган Ландыш.

«Миндә моның кадәр ятлый алмыйм», — дип аптыраган берәү.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100