news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Мелодия» фирмасы Илһам Шакировның «Татар җырлары» альбомнарын цифрлы форматта чыгарды

Илһам Шакиров башкаруындагы халык һәм композитор җырларыннан торган альбомнар «Мелодия» фирмасы тарафыннан заманча форматта яңадан тәкъдим ителде.

news_top
«Мелодия» фирмасы Илһам Шакировның «Татар җырлары» альбомнарын цифрлы форматта чыгарды
Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Легендар татар җырчысы, халыкыбызның моңлы сандугачы Илһам Шакиров башкаруындагы «Татар җырлары» альбомнары яңадан дөнья күрде – хәзер инде заманча цифрлы форматта.

«Мелодия» компаниясе хәбәр итүенчә, әлеге язмалар 1970 һәм 1974 елларда яздырылган. Җыентыкларда татар композиторлары иҗат иткән әсәрләр белән бергә, татар халык җырлары да урын алган. Алар 2 баян һәм Вадим Усманов җитәкчелегендәге «Идел» ансамбленә кушылып яңгырый.

Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Яңадан чыгарылган версиядә язманың үзенчәлекле, оригиналь яңгыравы сакланган. Бу – тыңлаучыга 50 ел элек яңгыраган альбомны шул ук халәттә ишетергә мөмкинлек бирә.

Фото: © Ильяс Хаҗиев дизайны

Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: моңа кадәр төрле платформаларда урнаштырылган Илһам Шакиров җырларының тавыш сыйфаты күпкә түбәнрәк дәрәҗәдә иде.

Альбомнарны түбәндәге платформаларда тыңларга мөмкин:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар