Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Медведевның «Ералаш»та төшеп йөргән улына дәүләт порталы эшләүне ышанып тапшырганнар

news_top_970_100
Медведевның «Ералаш»та төшеп йөргән улына дәүләт порталы эшләүне ышанып тапшырганнар
"Ералаш"тан скриншот

«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның улы Илья Медведев яңа төбәкләрдә яшәүчеләр өчен «Я в России» порталын булдыру эшен партия ягыннан координацияли, дип хәбәр итте ТАСС. Агентлык бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең матбугат хезмәтенә таянып яза. Дәүләт хезмәтләре порталы бүген эшли башлаган. Аның аша төрле документлар эшләтергә була, дәүләт хезмәтләре күрсәтелә.

Бүген, пәнҗешәмбе көнне, Илья Медведев РФнең яңа субъектларында «Бердәм Россия» халык программасын гамәлгә ашыру буенча партия киңәшмәсендә катнашты. Утырышны партия рәисе Дмитрий Медведев алып барды. Моңа кадәр Илья Медведев «Бердәм Россия» штаб-фатирында мондый чараларда күренмәгән.

«Илья Медведев партия ягыннан Федерациянең яңа субъектларында яшәүчеләр өчен «Я в России» порталын булдыру проектын гамәлгә ашыруны координацияләде, ул быел май аенда «Бердәм Россия» Генераль советы карары белән башлап җибәрелгән иде», – дигәннәр матбугат хезмәтендә.

Искәртеп үтик, Илья Медведевка 28 яшь. Ул үсмер чагында «Ералаш»та да төшеп йөргән.

РБК сайты язуынча, узган елның июнендә «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак Илья Медведевка партбилет тапшырды. Аның үрнәге «яшьләрне партия сафларына керергә этәрер» дигән өметен белдерде. Илья Медведев ул вакытта спорт, мәгариф, сәламәтлек саклауны үстерү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм илнең цифрлы трансформациясе өлкәсендә процессларны җайга салу буенча проектлар белән шөгыльләнәчәген әйтте. Әмма шул вакыттан бирле Медведев улының партиядәге эшчәнлеге турында бернинди конкрет хәбәрләр дә булмады, дип яза агентлык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100