Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Медведев Россиядән китеп, илгә җиңелү теләгәннәргә кире кайту шартларын әйтте

news_top_970_100
Медведев Россиядән китеп, илгә җиңелү теләгәннәргә кире кайту шартларын әйтте
Илнар Төхбәтов фотосы

Россиягә махсус операциядә җиңелү теләгән кешеләргә үз гаепләрен таныганнан соң гына илгә кайтырга мөмкин булачак. Бу хакта Иминлек Советы Рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Үзенең Телеграм каналында яза, дип хәбәр итә РИА Новости.

Сәясәтче, оппозиционерлар инде 100 ел элек тә илгә Беренче бөтендөнья сугышында җиңелү теләгән һәм бу – 2 революциягә һәм канкойгыч Гражданнар сугышына китерде, диде.

Хәзер хөкүмәт адресына кабат илдән китүчеләрнең каргышы ява, алар еш кына хәзерге Россияне юкка чыгару турында хыялларын әйтә, диде Дмитрий Медведев.

Аның фикеренчә, мондый кешеләрне җәмгыять дошманнары дип карарга кирәк, һәм бу аларга карата административ яки җинаять эшләре ачылу-ачылмауга бәйле булырга тиеш түгел. Моннан тыш, алар өчен Россиядән нинди дә булса табыш алу мөмкинлеген тулысынча бетерергә кирәк.

«Мондый кешеләр ачыктан-ачык тәүбә иткән очракта, ә тиешле очракларда амнистия яки ярлыкау булганда гына кире кайтырга мөмкин», – диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта Медведев, мондый кешеләргә кайтып йөрмәү яхшырак, дип тә өстәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100