Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Медведев: «Россия составында яңа төбәкләр күбрәк булачак»

news_top_970_100
Медведев: «Россия составында яңа төбәкләр күбрәк булачак»
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Украинада Россиянең махсус операциясе Киев режимын җиңгәнче дәвам итәчәк, ә Россия Федерациясе составында яңа төбәкләр күбрәк булачак, дип белдерде илнең Иминлек Советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Telegram-каналында. «Ведомости» шул хакта яза.

«Махсус хәрби операция нацистларның Киев режимын тулысынча юк итүгә һәм дошманнан рус территорияләрен азат иткәнчегә кадәр дәвам итәчәк. Җиңү безнеке булачак. Ә Россия составында яңа төбәкләр күбрәк булачак», – дип язган ул Россия Федерациясенең яңа төбәкләр белән берләшү көне уңаеннан.

Медведев бәяләвенчә, яңа төбәкләрнең Россия составына керүе рус халкының бердәмлеге, ихтыяры һәм фидакарьлеге символына әверелде.

Моңа кадәр РФ Президенты Владимир Путин ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия белән берләшү көне уңаеннан видеомөрәҗәгатендә бу вакыйганың ил өчен тарихи һәм хәлиткеч булуын белдергән иде. Путин билгеләп үткәнчә, бу «аңлы, озак көтелгән, газап аша килгән һәм халыкның чын карары» референдумнар барышында халыкара нормаларга тулысынча туры китереп кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның көзендә референдумнар нәтиҗәләре буенча, Россия составына ДНР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләре керде. РФ Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, кушылган территорияләрдә яшәүчеләр «мәңгегә РФ гражданнары булалар». Гыйнварда дәүләт башлыгы Хөкүмәткә яңа субъектларда тормыш дәрәҗәсен күтәрү эшен тизләтергә кушты. Соңрак ул төбәкләрне агымдагы унъеллык горизонтындагы гомумроссия күрсәткечләренә чыгарырга чакырды.

2023 елның февралендә Федераль Җыенга Юллама вакытында Путин Россиянең яңа территорияләрен социаль-икътисади торгызу һәм үстерүнең масштаблы программасын арттырырга вәгъдә итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100