Медицинадагы ришвәтчелек: «Рәхмәт әйтү»ләр, Зөһрә Хисаметдинова эше, ялган инвалидлыклар
Эшләми торган мобиль поликлиникалар, дәүләт медицинасына эшкә бармый торган целевиклар, фиктив диспансеризация: Медицинадагы коррупция күренешләре турында «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Медикларга һәркем мөрәҗәгать итә, шуңа күрә сәламәтлек саклауда коррупция күренешләре күбрәк
Татарстанның сәламәтлек саклау системасында хокук саклау органнары ел саен коррупциягә бәйле дистәләгән җинаятьне ачыклый.
«2024 елның 9 аенда сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә иң күп – 170 җинаять ачыкланган. Бу – 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17%ка күбрәк, узган ел 159 җинаять», – дип сөйләде Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Гаязов.
Рөстәм Гаязов инвалидлык бирү белән бәйле булган җинаять эшләрен искә төшерде, ул вакытта шәфкать туташы тулы бер җинаять схемасын төзегән. Ул пациентларның медицина документларын өйрәнгән, аннары Казан хастаханәләре табибларына кеше авыруы турында документлар рәсмиләштерүләрен сораган, ә алга таба әлеге документлар нигезендә медик-социаль экспертиза бюросында инвалидлык рәсмиләштерүләрен сораган.
Җинаять җаваплылыгына схемада катнашучыларның барысын да, шул исәптән пациентларны да җәлеп иттеләр.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин тармакта коррупция күренешләренең төп сәбәпләрен атады. Аның фикеренчә, пациентларда да, табибларда да сакланып калган стереотиплар бар. Мәсәлән, дәвалану өчен «рәхмәт әйтергә» кирәк дигән стереотип. Тагын бер фактор: медицина белән барысы да диярлек очраша, чөнки медицина ярдәме һәркемгә кирәк, шуңа күрә коррупция күренешләре дә тормышның башка өлкәләренә караганда күбрәк теркәлә. Министр сүзләренә караганда, 2023 елда татарстанлылар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының төрле учреждениеләренә 18 миллион тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.
«Бу – иң коррупцияле өлкә дип әйтеп булмый. Безнең һәрберебез: кемдер көн саен, кемдер ай саен – бу структурага мөрәҗәгать итә. Анда һәрвакыт мөрәҗәгатьләр күп, шуңа күрә безнең статистика монда кайбер проблемалар барлыгын күрсәтә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Гаязов.
Ялган диспансеризация һәм сирәк чыга торган мобиль поликлиникалар
Гаязов сүзләренчә, тикшерүчеләр өстәп язулар белән очрашкан – мәсәлән, район хастаханәләренең берсендә фельдшер-акушерлык пункты мөдире, үткәрелгән диспансеризация турында ялган мәгълүмат кертеп, бюджет акчаларын урлаган. Тикшерүләр кәгазьдә генә үткәрелгән.
«2021-2023 еллар чорында медицина оешмасында Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды тарафыннан максатчан билгеләнеш буенча файдаланылмаган акчаларны түләтү, штрафлар һәм пеня түләү турында 8 дәгъва бирелгән. Суд карары буенча фондка 8 миллион сумнан артык акча алынган», – дип белдерде Рөстәм Гаязов.
Былтыр Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе күчмә поликлиникаларның эшен аеруча җентекләп тикшерде. Алар саны йөздән дә ким булмаган торак пунктларга чыгып йөри ала. Аларны 2019 елда сатып алганнар. Алар үзләре кыйммәт, аларга хезмәт күрсәтү шулай ук кыйммәткә төшә. Кагыйдәләр буенча алар кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүнең башка ысуллары булмаган урыннарда эшләргә тиеш. Татарстанда андый торак пунктлар 1300дән артык.
Рөстәм Гаязов сүзләренчә, чынлыкта мобиль поликлиникалар игълан ителгәннән эрерәк торак пунктларда эшләгән, кайберләре гомумән ФАПлар янында куйган. Шулай ук тикшерү күрсәткәнчә, берничә очракта мобиль комплекста сатып алынган җиһазлар кулланылмаган яки бөтенләй сатып алынмаган.
«Әлмәт үзәк район хастаханәсе аеруча үзенчәлекле булган. Монда мобиль поликлиника сыйфатында бөтен комплекс файдаланылмаган. Аны бер урыннан икенче урынга йөрткәннәр – аңа беркемне дә кертмәгәннәр, һәйкәл кебек торган», – дип ассызыклады идарә башлыгы урынбасары.
Тикшерү турында белеп, аның килүенә әзерләнгән, пациентларны махсус чакырган җирле табибларның язышу скриншотлары китерелде. Шул ук вакытта әлеге мобиль комплексны тоту өчен 2019 елдан 2023 елга кадәр республика бюджетыннан 19 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры хәбәр ителгәнчә, 2023 елга кагылышлы мәгълүматлар ведомствода тикшерүчеләрнең барлык кисәтүләрен исәпкә алганнар һәм мобиль поликлиникаларның эшен төзәткәннәр. Нәтиҗә күз алдында: узган ел нибары 18 мең кеше булса, быелның 9 аенда мобиль поликлиникаларга 83 мең пациент килгән. Һәм елдан-ел эшне яхшыртачаклар, дип ассызыклады Марсель Миңнуллин.
Кадрлар кая китә?
Татарстанда максатчан юнәлештә белем алучы медицина студентлары аз түгел, ләкин белгечләр барыбер җитми, диде Татарстан Рәисе идарәсе башлыгының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары. Сорау туа: алар кайда?
«Мәсәлән, 2019/2020 елда специалитет программасы буенча 579 кеше укуларын тәмамлаган. Шуларның 154е эшкә урнашкан; 425е эшкә урнаштырылмаган. Бу эшкә урнашмаганнарның 262се – ординатурада, 13е – бала карау буенча ялда, ә калган 150 кеше кайда?.. Ординатурада да шундый ук картина. Шул ук чорда 792 кеше тәмамлаган, шулардан 667 кеше эшкә урнаштырылган, кайда 125 чыгарылыш укучысы?..» – дип сорый тикшерүчеләр.
Рөстәм Гаязов Казан медицина көллияте җитәкчесе Зөһәр Хисаметдинованың эшен искә төшерде, ул акчага абитуриентларга керү имтиханнары нәтиҗәләренә карамастан бюджетка керүне гарантияли: «Булачак медицина хезмәткәрләре коррупция хәлләренә эләгеп, укулары өчен түләргә мәҗбүр булсалар, без нәрсә көтә алабыз... ә алга таба студентлар имтиханнар һәм зачетлар өчен ата-аналар кесәсеннән түләячәкләр? Белгеч булып, ул бу акчаларны кире кайтарырга тырышачак – мондый очраклар булырга мөмкин. Һәм шулай коррупция системасы башлана: нәрсә чәчсәң, шуны урырсың».
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин үз чиратында ассызыклаганча, узган ел 19 белгеч штраф түләп, укуларына түләгән медицина оешмалары белән хезмәт килешүләрен өзгән. Ә тагын Татарстан Республикасында яшь табиблар үзәк район хастаханәсендә эшләргә тиеш булган программа эшли башлады, аның каравы шуннан соң республиканың әйдәп баручы хастаханәләренә урнашу мөмкинлеге алачаклар.
«ОМС буенча ярдәм өчен акча алуларына зарланалар»
Татарстанның Росздравнадзор хезмәткәрләре дә үз тикшерүләрен үткәрә.
«Типик хокук бозулар – лицензияле медицина эшчәнлегеннән башка эшчәнлек алып бару. Мәсәлән, комиссиягә тар белгечләр кертелергә тиешлеген аңлап, медицина тикшерүләренә килешү төзелә, шул ук вакытта медицина оешмасының кайбер эшләр һәм хезмәтләр буенча лицензиясе юк», – дип сөйләде Татарстан буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Елена Сәгъдиева.
Тагын бер проблема: медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар юк – медицина кабинетларын җиһазлау стандарты үтәлмәгән. Медицина ярдәме күрсәтүче белгечләрнең кирәкле һөнәри әзерлеге юк: медикларның аккредитациясе, һөнәри яңадан әзерләү сертификатлары булмаска мөмкин.
Татарстанның мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры урынбасары Марина Мөхәммәтҗанова елның беренче 9 аенда фондка һәм иминият оешмаларына ОМС мәсьәләләре буенча 182 263 мөрәҗәгать керүен әйтте. Аларның 2%ы гына шикаятьләр булып чыкты, яртысыннан артыгы гына нигезләнгән дип танылды. Еш кына шикаятьләр тиешенчә медицина ярдәме күрсәтелмәү (61%), күрсәтелгән медицина хезмәтләре турында дөрес булмаган белешмәләр (21%), медицина оешмаларының канәгатьләнерлек булмаган эше (7%), ОМС буенча күрсәтелгән ярдәм өчен акча алу (4%) һәм медицина иминияте буенча ярдәм күрсәтүдән баш тарту (1,5%) белән бәйле булган.
«Татар-информ»нан Эвелина Киселева язмасы тәрҗемә ителде