Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Медногорск шәһәрендә Украинада һәлак Фәнис Юламановны соңгы юлга озаттылар

Фәнис Юламановка – 34, Олег Осиповка 46 яшь иде.

news_top_970_100
Медногорск шәһәрендә Украинада һәлак Фәнис Юламановны соңгы юлга озаттылар

Махсус хәрби операциядә һәлак булган Оренбург өлкәсе егетләре турында Orenday сайты хәбәр итә.

Фәнис Фәнил улы Юламанов Башкортстанның Зиянчура районы Биштирәк авылында 1988 елның 31 июлендә дөньяга килә. Хатыны Зилия Җәмил кызы белән Денис һәм Рәдис исемле улларын тәрбиялиләр. Медногорск бакыр-күкерт комбинатында эшли.

Махсус хәрби операциядә катнашу өчен, Россия армиясе сафларына баса. Фәнис Юламанов 2022 елның 8 декабрендә махсус хәрби задание үтәгәндә һәлак була.

Фото: © vk.com Администрация МО г.Медногорск

 

Фәнис Юламанов белән саубуллашу мәрасиме Медногорск шәһәрендә 15 гыйнвар көнне булды. Озатырга җыелганнар Фәниснең кеше һәм иптәш буларак матур якларын искә алдылар, истәлекләр белән бүлештеләр, ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. Солдатны соңгы юлга якыннары, хезмәттәшләре, дуслары озатты.

 

Фото: © vk.com Администрация МО г.Медногорск

 

Шушы ук көнне Медногорск шәһәрендә тагын бер солдат белән хушлаштылар.

 

Фото: © vk.com Администрация МО г.Медногорск

Олег Васильевич Осипов 1976 елның 15 апрелендә Медногорскида туа. 1982 елда гаиләләре Соль-Илецк районының Перовка авылына күченә. Анда I-VI сыйныфларны тәмамлагач, Олег кире Медногорскига кайта, 1нче мәктәптә төп гомуми белем алып, 36нчы һөнәр училищесында ташчы һөнәрен үзәштерә. Гаилә кора, балалар үстерәләр. Вахта методы белән читкә йөреп, төрле хезмәттә эшли.

 

Фото: © vk.com Администрация МО г.Медногорск 

Яшьлегендә Олег Осипов, саулыгы җитмәү сәбәпле, армиядә хезмәт итми. Ә Украинада махсус хәрби операция башлангач, алгы сафка барырга теләк белдерә. Аңа хәрби комиссариатта каршы киләләр. Осипов ирекле хәрби буларак китәргә карар кыла. Грозныйда хәрби өйрәнүләр уза, 2022 елның 28 ноябрендә рядовой сыйфатында атучылар бүлекчәсенә китү турында контракт килешүе төзи. Илен һәм гаиләсен саклап сугышкан хәрби 2022 елның 25 декабрендә махсус хәрби операция барышында һәлак була. Сугышчының хатыны Оксана Александровна – тол, уллары Никита һәм Кирилл, кызы Виктория ятим кала.

 

Фото: © Администрация МО г.Медногорск

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100