Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Медкөллият студенты табиблар кулында һәлак булган

news_top_970_100
Медкөллият студенты табиблар кулында һәлак булган
https://perm.sledcom.ru/

Пермь шәһәрендә 16 яшьлек студент кызны җиңел машина бәрдереп киткән. Медицина көллиятендә укучы кыз үзе кешеләргә ярдәм итәргә хыялланган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

«Мин таксида бара идем, кисәк кенә тавыш ишеттем, башымны күтәреп карасам, юлда кыз ята. Алдан узып киткән машина төрле якка болгый-болгый китә, аннары башка машиналарга бәрелеп, туктый. Машинадан исерек ир-ат чыга, чайкала-чайкала юл буйлап бара», – дип сөйли авариянең шаһиты.

Фаҗига 26 апрельдә кичке бишенче яртылар тирәсендә була. Hyundai Accent светофорның кызыл төсенә бара һәм җәяүлеләр юлындагы кызны бәрдерә. Аннары тагын берничә машинаны бәрә. Шаһитлар полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыра.

16 яшьлек кызны табиблар коткара алмый, ул һәлак була. Ана реанимация ясап карыйлар, тик ярдәме генә тими. 

Бу авариядә тагын бер ир-ат имгәнә. 48 яшьлек ир-ат хәзер хастаханәдә ята, аның гомеренә куркыныч янамый.

Мәрхүмә кыз Пермь медицина көллиятенең беренче курсында укый. Ул Сылва бистәсендә туган, табиб булырга хыялланган. «Бик актив, игелекле, иҗади, ярдәмчел кеше иде», – дип искә ала якыннары.

Екатерина волонтерлык белән шөгыльләнә, балалар хастаханәсендә эшли. Ял көннәрендә Сылвага кайтып, әнисе, әбисе һәм бабасына ярдәм итә.  

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100