news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мединский: Тарих буенча бердәм дәреслек даими рәвештә тулыландырылачак

news_top

Мәктәпләр, техникумнар һәм көллиятләр өчен тарих буенча бердәм дәүләт дәреслеге даими рәвештә тулыландырылачак һәм камилләштереләчәк, дип язган үзенең Telegram-каналында дәреслек авторларының берсе, РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский. Бу хакта РИА «Новости» яза.

РФ Президенты Владимир Путин дәреслек авторлары белән очрашу үткәрде.

«Мәктәпләр, техникумнар һәм көллиятләр өчен бердәм тарих дәреслеге булдыру эшенә йомгак ясалды. 16 китап. Зур хезмәт», – диде Мединский.

Ул билгеләп үткәнчә, Бердәм дәүләт дәреслеген булдыру эше президент тарафыннан төгәл куелган бурычлардан башка барып чыкмас иде. Мединский МГИМО ректоры Анатолий Торкуновка һәм Россия Фәннәр Академиясенең гомуми тарих институты фәнни җитәкчесе Александр Чубарьянга, шулай ук РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка рәхмәт белдерде.

«Дәреслек – тарих дөньясына тәрәзә, ул архив һәм музей документларының, фильмнарның, лекцияләрнең зур массивы белән бәйле. Ул даими рәвештә тулыландырылачак һәм камилләштереләчәк», – дип ассызыклады Мединский.

10-11 сыйныфлар өчен бердәм тарих дәреслеге мәктәпләрдә 2023 елның 1 сентябреннән кертелде. Кравцов 22 июньдә хәбәр иткәнчә, 5-7 сыйныфлар өчен тарих буенча яңа дәреслекләр мәктәпләрдә 2025 елның 1 сентябреннән барлыкка киләчәк. Дәреслекләрнең 5-11 сыйныфлар өчен тулы линейкасы 2026 елның 1 сентябреннән гамәлгә керәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар