news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Мединский: Россия Украина ягына һәлак булган 6060 хәрби мәетен тапшырды

news_top

Россия Украинага һәлак булган хәрби хезмәткәрләренең мәетләрен тапшыруны төгәлләде. Шулай итеп Украина хәрби көчләренең (ВСУ) 6060 офицер һәм солдатының җәсәде тапшырылды, дип әйткән Россия Президенты ярдәмчесе Владими‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌‍‌‌‌‌‌‌р Мединский. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

«Россия Истанбулда биргән вәгъдәләрне үтәде: шулай итеп Украина ягына ВСУның 6060 офицеры һәм солдатының мәете тапшырылды. Теге яктан безнең 78 һәлак булучыны алдык», – дип яза Мединский телеграм-каналында.

Мединский ассызыклаганча, әсирләр алмашу дәвам итә. Фронт линиясеннән авыр яралыларны ашыгыч санитар тапшыру җайга салынган, ди Владимир Мединский.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар