Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Медиклар: Коронавирусның «Һиндстан» штаммы эч китеп һәм косып башланырга мөмкин

Бу симптомнар моңа кадәр булганнарына өстәлә.

news_top_970_100
Медиклар: Коронавирусның «Һиндстан» штаммы эч китеп һәм косып башланырга мөмкин
pixabay.com

Пульмонолог Алексей Никишенков коронавирусның «индийский» дип аталган штаммы — ул «Дельта» дип аталды — эч бозылу белән башлануын әйткән.

«Соңгы арада „Дельта“ штаммы тарала, авыручылар эч бозылуга — диареия, эч авыртуга зарлана», — ди табиб «ТАСС» агентлыгына.

Медиклар бу штаммны «ашказаны ковиды» дип тә атыйлар икән. Моңа кадәр билгеле булган симптомнарга ашказаны авыртуы өстәлде — эч авырту, эч китү, косу күзәтелә».

Бу симптомнар моңа кадәр булган симптомнарга — йөткерү, хәлсезлек, тән авыртуга өстәлә. Шулай ук температура да күтәрелә.

Һиндстан штаммы былтыр октябрь аенда Һиндстанда теркәлде. Бу штамм элекке коронавируска караганда йогышлырак санала.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100