Медицинага багышланган экскурсия: табиб тәҗрибәсендәге могҗиза, «Ак чәчәкләр», вакцина
Татар китабы йортында беренче тапкыр татар телендә медицина тарихына багышланган экскурсия тәкъдим иттеләр. Экскурсиядә «Ак чәчәкләр»дәге Әбүзәр Гиреевичның прототибы, Шәриф Камалның туганы табиб Ләйлә Шакированың эш тәҗрибәсендә булган могҗизалы хәлләр, татар әдәбиятында медицинаның чагылышы турында белеп кайттым.
Кан алдыру турында — «Кыйссаи Йосыф»та
Экскурсия урта гасыр әдәбиятында дәвалау ысулларын шәрехләү һәм бүгенге көндә сакланып калган кулъязмалар белән таныштырудан башланды.
Башта Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» (1212 ел) әсәре турында сүз барды. Татар китабы йортының өлкән фәнни хезмәткәре Нурия Мифтахетдинова әйтүенчә, биредә урта гасырларда киң таралган дәвалау ысулы – тамырлардан кан алдыру сурәтләнгән.
Шундый хәлдә тамырыннан кан алдырса,
Тамырына табиб пәке белән сызса,
Шул чагында каны агып җиргә тамса,
Җирдә Йосыф исеме языла имди!
«Кыйссаи Йосыф»ның автор кулы белән язылган нөсхәсе сакланмаган. Хәзерге көндә поэманың бик күп санда күчермәсе булуы билгеле. Аларның күпчелеге XVIII-XIX йөзләргә карый. Әсәрнең сюжеты Коръәннең 12нче «Йосыф» сурәсенә нигезләнгән.
Бүгенге көндә Идел буе Болгар дәүләтендә тыйб гыйлеменең үсеш дәрәҗәсен күрсәткән Таҗетдин бине Юныс әл-Болгариның «әт-Тиръякъ әл-кәбир» («Агуланулардан көчле дәва») кулъязмасы турында да кызыклы мәгълүмат ишеттек. Бу хезмәт Болгар чорында медицина үсешенең югары ноктасында булуына дәлил булып тора.
Ул — төрле авыруларга каршы дару әзерләүгә багышланган гыйльми хезмәт. Хәзерге вакытта ;XVII йөз күчермәсе Иран Мәҗлесе китапханәсендә саклана.
1996 елда Татарстан делегациясенең Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Иран дәүләтенә рәсми визиты вакытында кулъязманың күчермәсе Казан дәүләт университеты (хәзер КФУ) китапханәсенә бүләк буларак тапшырылган. «1997 елда Әнәс Халитов, Миркасыйм Госманов кебек күренекле галимнәр тарафыннан аерым җыентык булып рус телендә нәшер ителде», — диде Нурия Мифтахетдинова.
Халыкта төрле зәхмәтләрдән саклану өчен, Коръән сурәләре язылган бөтиләр дә кулланылган. Археографик экспедиция вакытында табылып, музейга бүләк ителгән китапның бит араларында сакланган бөти калыпларын да күрү бәхетенә ирештек.
Шулай ук әдипләр белән табиблар арасында беркадәр параллельләр үткәрү дә кызыклы.
Кеше әгъзалары табиблар өчен өйрәнү һәм дәвалау җисеме булып торса, язучылар исә әдәби әсәрдә геройның портретын тудыруда, аның характер билгеләрен ачуда, эш-гамәлләрен тасвирлауда куллана. Сөйләмдә фразеологизм, мәкаль, әйтемнәр ясалышының компонентларын тәшкил итәләр. Мисал өчен, «Каш ясыйм дип күз чыгару», «Йөрәк яна» һ.б.
«Әби патша» — Россиядә чәчәк авыруыннан вакцинаны беренче ясаткан кеше
Казанда гарәп хәрефләре белән татар һәм мөселман китаплары бастыра торган беренче «Азия» типографиясе 1800 елда оештырыла, ул Казан гимназиясе карамагына билгеләнелә. Габделгазиз Бурашев Казанда ачылган беренче татар типографиясенең арендаторы һәм нәшире була. Типографиянең 1801 елдагы беренче басмалары — «Әттәһөҗи» татар әлифбасы һәм Һәфтияк китабы.
Елдан-ел нәшер ителгән китаплар исемлеге арта һәм алар эчтәлеге ягыннан да баетыла бара. Экспозициядә Федор Волковның «Чәчәк салу» басмасы — әнә шундыйлардан. Затлы дворян нәселеннән булган Фёдор Волков гомерен табиблык һөнәренә багышлый. Әлеге басма XIX гасырларда егерме бишәр еллап солдат хезмәтендә булган мөселман хәрбиләргә аңлатма буларак язылган. Рус теленнән текст педагог, тәрҗемәче Исхак Хәлфин тәрҗемәсендә бирелгән. Китапта кешегә салган вакцинаның үзенчәлекләрен күрсәткән рәсемнәр дә бар.
«Россия империясендә чәчәк авыруыннан елына 400 меңләп кешенең гомере өзелү турында фактлар теркәлгән документлар саклана. Кешелеккә дөнья буйлап гасырларга сузылган эпидемияне бастырырга инглиз галиме Эдвард Дженнер уйлап тапкан вакцина ярдәм итә. Шунысын да билгеләп үтәсе килә: беренче мәртәбә Россиядә әлеге вакцинаны 1768 елның 23 октябрендә Екатерина II ясата», — дип өстәде экскурсовод.
Шулай ук татар телендә йогышлы авыруларның таралышын булдырмас өчен, халыкка аңлатма рәвешендә язылган искәрмәләр басылып таратыла. Экспозициядә ваба (холера) авыруының билгеләре һәм аннан саклану чаралары язылган, татар телендә чыккан 1892 елгы күрсәтмә мисал булып тора. «Әлеге хезмәттә гигиена таләпләре беренче урынга куела», — дип аңлатма бирде хезмәткәр.
Өшкерүче әбиләрдән алып, «Ак чәчәкләр»гә кадәр...
XIX йөз ахыры — XX йөз башында рус һәм Европа авторларының медицина хезмәтләрен тәрҗемә итү популяр була.
Алга таба Нурия ханым безгә Алексей Фёдоровның татар телендә басылган «Табиб киңәшләре» китабын күрсәтте. Аны татарчага тел галиме Гыйбат Алпаров тәрҗемә иткән. Кереш сүзендә ул: «Сез авыруның азганын көтеп ятмагыз, авырый башлауга табибларга мөрәҗәгать итегез. Әбиләргә йөреп, өшкертеп, авыруыгызны аздырасыз гына. Көтеп ятуның мәгънәсе юк», — дип яза.
Бу китапта халыкка аңлаешлы телдә авыруларның симптомнары бәян ителә һәм беренче ярдәм күрсәтү ысуллары да языла.
1896 елда Иван Харитонов шәхси типографиясен ача, ул татар хәрефләрен, стилен матурларга теләп, төрле стильләр тәкъдим итә. 1910 елда беренче татар телендә химия дәреслеге Харитонов типографиясендә басылып чыга.
Экспозициядә физика һәм химия укытучысы Ибраһим Шнасинең «Кыскача химия» китабын да күреп була.
Аерым бер экспозиция булып ХХ гасырның икенче яртысында татар язучыларының медицинага багышланган әсәрләре урын алып тора. Беренчеләрдән булып, Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романын әйтеп үтәргә кирәк. Үз вакытында бу әсәр 20 тапкыр нәшер ителә, миллионланган тираж белән күп телләргә тәрҗемә ясала. Төп геройлары — яшь табиблар Гөлшаһидә белән Мансур, профессор Әбүзәр Гиреевич һ.б.
Вакыйга Казан хастаханәләрнең берсендә бара. Әбүзәр Гиреевич үзе дә 1911 елда Казан император университетын тәмамлаган, танылган табиб Алексей Николаевич Казем-бекның яраткан укучысы була. Әбүзәр Гиреевичның тәҗрибәсе, осталыгы бөтен тирә-якта дан тота. Соңгы өметен өзгән авырулар да аның кул астында терелеп китә.
Таһиров Әбүзәр Гиреевич – тормыштан алынган образ, аның прототибы профессор, кардиолог Әбүбәкер ага Терегулов. «Ак чәчәкләр» романындагы прототиплар турында язучының оныгы Альбина Әпсәләмова вакытлы матбугатта да таныштырып бара.
Габдрахман Әпсәләмов әсәрне хастаханәдә ятканда яза башлый. Палатадагы авыруларның характер үзенчәлекләрен барлый, табиблар белән аралашуны теркәп бара. Шул рәвешле, хастаханә язучы лабораториясе мәйданчыгына әйләнә.
Әпсәләмов авырып больницада ятканда Әбүбәкер ага Терегулов белән бер палатада дәвалана. Медицина темасына корылган әңгәмәләр, үз практикасыннан мисаллар әсәрдә Әбүзәр Гиреевичның да образын тулыландыра бара.
«1927 елда «Яңалиф» журналында аның турында «Казан дәүләт университетында беренче татар профессоры» дигән мәкалә басыла. Казан дәүләт университетының 14 июньдә җыйналган правление утырышында Әбүбәкер ага Терегулов бертавыштан профессор итеп сайланды дип языла. Шулай ук Әбүбәкер Терегуловның тәрҗемәи хәле дә язылган. Ул 1885 елда Уфада туа. 1906 елда Казан университетының медицина факультетына керә. Аны 1911 елны уңышлы тәмамлый һәм киләчәк тормышын медицина белән бәйли», — диде Нурия ханым.
Медицинага багышланган татарча хезмәтләр турында
Мәгърифәтче, галим, язучы Каюм Насыйриның эшчәнлегенә аерым тукталасы килә. Аның фәнни хезмәтләре тел, әдәбият, төгәл фәннәр, география, астрономия, этнография өлкәләренә карый.
Медицина темасына кагылышлы «Дару үләннәре» китабында төрле файдалы үсемлекләр турында белешмә бирелә, төнәтмәләр ясау рецептлары белән таныштыра.
Татар китабы йортында медицина сүзлекләренә дә урын бирелгән. Очрашуга шул русча-татарча энциклопедик сүзлекне төзегән авторларның берсе — Зиннур Закиров та килгән иде. Энциклопедиядә рәттән биш Морзакаевлар фамилиясе тезелеп киткән. Күрәсең, китапны табиблар нәселе кешеләре әзерләгән, дип уйлап куйдым.
«Доцент Марат Гыйльмуллович Ташкентта билгеле табиб дәрәҗәсен алган иде, барысы да әйбәт белгечләр иде. Марат абый озак кына сүзлекне чыгарырга хыялланып йөрде, аны кулдан язып утырды. Сүзлек 1100 бит белән чыкты. Анда медицина, биология сүзләренең аңлатмалары тупланган. Чаллы типографиясендә 300 данә белән бастырган идек. Моннан тыш, 5 мең данә белән чыгарырга ниятебез булды. 300 данә белән калды шул», — дип моңсуланып алды ул.
Экскурсияне кызыксынып тыңлаучылардан тагын бер кеше — лаеклы ялдагы табиб-шагыйрь Ринат Маннанов та бар иде.
«Үзем туган роддомга 30 елдан соң кайтып, эшләргә туры килде», — дип елмаеп искә алды ул эшләгән елларын.
Мин алтынчы сыйныфта укыганда әтинең дусты – шагыйрь Нур Гайсин безгә кунакка килгән иде. Үзе белән яңа китабын да алып килде. Көннәр буе әти белән чәйләр эчеп утырганда шигырьләрен сөйләп утырды ул. «Мин дә бу абый кебек шигырь язып карыйм әле», — дип кенә утырып карадым. Язып карыйм дип башлаган идем, хәзер иҗат итүдән туктый да алмыйм.
«Татар халкы авыруларның татарча атамасын белсен өчен махсус шигырьләр яздым. Мәсәлән, „Микроб“ дигән йогышлы авырулар турында китабым бар. 40лап авыру бар. Коклюш — ютәл, холера — ваба, грип — кизү һ.б. темаларга багышланган шигырьләр урын алды. Авырулар гына түгел, аның барлык симптомнары, сәбәпләре, дәвалану ысуллары турында яздым», — диде ул китабы турында.
«Монда табиб яши дип белсеннәр»
Татар китабы йортында татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның музее, ул яшәгән фатир да урнашкан. Баксаң, Шәриф Камалның гаиләсендә дә табиблар булган.
Шәриф Камалның бертуган абыйсы Гыймади Байгилдиевның олы кызы Хәҗәр Казанда теш табибы булып эшләгән. Икенче кызы Мәрьям Казанда даруханәләр буенча җитәкчелек иткән.
Экскурсиядә Нурия апаның сөйләгәннәрен исем китеп тыңлап торганда Шәриф Камалның туганы — әдипнең бертуган абыйсы Гыймади Байгилдиевның оныгы, лаеклы ялдагы педиатр Ләйлә Шакирова белән таныштым. Форсаттан файдаланып, Ләйлә апага үземне кызыксындырган сорауларны бирдем.
Безнең нәселдә, асылда, педиатр, теш табиблары, хирурглар булган һәм алар хәзер дә бар. Кызым Динә дә педиатр булып эшли, мин пенсиядә, оныкларны карашырга булышам.
Кайда гына торсак та, әти без торган йортның диварына зур кызыл хач рәсемен ясый иде. Нәрсәгә кирәк бу дип сорагач: «Кемгә дә булса ярдәм кирәк булыр, монда табиб яши дип белсеннәр», — дип әйтә иде. Төнлә аңа һәрчак кемдер шалтырата иде. Ул мине уятырга ашыга: «Ләйлә, тор, хәзер операция ясыйбыз, син миңа булышырсың», — дия иде. «Бишенче сыйныфта инде мин барлык таләпләрне үти белә идем», — дип искә ала ул.
«Соңрак Медицина институтында укыганда санитарка, шәфкать туташы булып эшләдем. Медик булачагыбыз инде балачагыбыздан ук каныбызга сеңгән иде. Әнинең тумбочкасында һәрчак пеленка һәм фонендоскоп (йөрәк, ашказаны, үпкә, кан тамырларын һ.б. тыңлар өчен медицина җайланмасы) булыр иде. Бөтен күрше халкы көне-төне әни янына килер иде. Аларның тәүлек буе эшләгән хезмәтен хәзер күз алдына да китерү кыен.
Ягъни бала вакыттан без әти-әниләрнең нәрсә белән шөгыльләнгәнен белеп үстек. Без йокларга ятканда алар утырып кала иде. Йокыдан уянабыз — әниләр инде хезмәттә. Әтием дә, әнием дә 75 яшькә кадәр эшләделәр. Минем тормышым да нәкъ шулай булды.
Шуңа күрә оныкларым тугач, кызым тынычлап эшли алсын дип, лаеклы ялга китәргә карар кылдым. Динә безнең нәселнең хезмәтен дәвам итә, — ди экскурсиягә оныгы белән килгән Ләйлә апа.
«Әнием Бөек Ватан сугышы вакытында барлык аптекаларга дарулар тарату өчен җаваплы була»
«Барыбыз да табиб булуга карамастан, һәрберебез төрле кеше иде. «Сезнең әниегез Эльза Мостафовна идемени?» — дип аптырап карап торалар миңа. Әнием Лепский клиникасында җитлекмичә туган балалар белән эшләде. Кызым белән мин дә охшаш түгел, кызым йомшак, ягымлы, игътибарлы булса, мин кызу холыклы, миңа: «Күрдең, диагноз куйдың, операция ясадың булсын», — дип елмая Ләйлә ханым.
«Гаиләдә генә була торган дәвалау ысуллары, сезгә әйтеп калдырган киңәшләр бардыр?» - дип кызыксындым. Ләйлә апа башын уңга-сулга какты. «Без сүз сөйләмәдек, кул белән эшләдек», — дип куйды ул.
«Мин эшемне һәрвакыт яраттым, бик бирелеп, йөз процент нәтиҗәлеккә эшләдем. Педиатр булмасам, белмим, кайсы юлны сайлар идем икән. Әйтүе авыр, бу хакта уйлаганым булмады. Оныгым Мәрьям холкы ягыннан үз дигәненә ирешә торган, кем белгән, бәлки хирург булыр.
Дәү әнием Мәрьям Байгилдиева фармацевтика өлкәсендә белем алган, ул Бөек Ватан сугышы вакытында барлык аптекаларга дарулар тарату өчен җаваплы була. Барлык табиблар белән таныш булган. „ТАССРның дару үләннәре“ китабының авторларының берсе. Игътибар иткәнсездер, оныгыма дәү әни хөрмәтенә Мәрьям дигән исем куштык», — диде Ләйлә апа.
«Совет заманында медицина өлкәсендә белем шулкадәр көчле иде, — дип дәвам итте ул. — Искиткеч мөгаллимнәребез бар иде, барысына да рәхмәтлемен. Мин үземә һәр укытучыдан яхшы сыйфатларны җыеп калырга тырыштым. Дүртенче курстан соң безне республиканың барлык район хастаханәләренә практика үтәргә җибәрделәр. Без, ике төркем, Козьмодемьянск шәһәре хастаханәсенә билгеләндек. Баш табиб безне күрүгә үк: «Персонал җәйге ялда, бөтен хастаханә бинасы сезнеке», — диде. Шуннан барысына да үзебез төшендек, барысын үзебез башкардык. Соңрак шулай ук студент елларында Казанның 6нчы хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләдем.
Медицина өлкәсендә шәһәр күләмендә горурланырлык шәхесләребез бар. Табиблар нәселеннән булуым белән горурланам. Йөрәгем, кулым, аягым — җаным-тәнем белән медицинада мин. Әмма, кызганыч, соңгы елларда җәмгыятьтә бу һөнәргә хөрмәт кимеде.
Медицинада хезмәт күрсәтүне мин хезмәт итү сүзе белән алмаштырыр идем. Хәзер заманча технологияләр кертелде. Җаның, йөрәгең белән бирелеп эшләү икенче планга күчте, аннан ераклаштылар. Ә шулай итеп эшләү алымы узган заманда атаклы профессорлар тарафыннан өйрәтелгән иде. Республика хастаханәсендә балалар кардиохирургиясен мактыйсым килә, ул әле дә югары дәрәҗәдә санала. Казан медицина мәктәбе турында аерым сөйләп булыр иде».
«Хәзер табиб булу сәнгате юк»
«Табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?» - дип сорадым. Ләйлә апа миңа медицинаның киң катламлы өлкә, ул өлкәдә төрле холыклы, төрле җенестәге кеше эшли алуын аңлатты.
— Кемгәдер рухи яктан тынычландыру, ышаныч тудыру кирәк. Андый табиб та булырга тиеш. Кемгәдер шунда ук нәтиҗәгә ирешү кирәк. Ике дә уйламый торган җитез, актив табиб та булырга тиеш инде ул. Көч, чыдамлык, кыюлык, куркусызлык — һәр табибка кирәк сыйфатлар.
Практика вакытында төрле сынаулар аша үттек, мәсәлән, бер авыруны китерәләр, син аның халәтенә карап, диагноз куярга тиеш. Табиб рентгенның нәтиҗәсен ала да без язган кәгазьләрне карарга тотына иде. Мин куйган диагноз һәрчак дөрес булып чыга иде.
Үз вакытында минем хирург буласым килде. Бервакыт практика вакытында кизү булып калдым. Авыруларны алып килделәр. Мине баш хирургка ассистент булып чакырдылар. Эшемне тиешенчә башкардым, куллар, баш мие эшләде, тик дүрт сәгатьле операциядән соң аякларым калмаган иде. Операциянең соңгы минутларында: «Егылмасам гына ярар иде, көлкегә калам бит», — дип эчтән теләп тордым.
Дүрт аяклап тулай торакка кайтып егылдым. «Кызлар, миннән хирург чыкмый, аяклар чыдамый», — дидем иптәш кызларга.
Аннан соң җитлекмичә туганнар белән эшләдем. Бик вак эш, зәркәнче эше инде. Хәтерлим, баш хирург бер кечкенә баланы карагач, бот сөяген сәламәтләндерү өчен махсус җайланманы рәсемгә төшереп биргән иде. Ягъни баш белән дә, кул белән дә, йөрәк җылысын биреп тә эшли иде табибларыбыз. Хәзер стандарт мөнәсәбәт. Ул заманда гадилек бар иде. Хәзер табиб булу сәнгате юк. Ул булса да, билгеле бер кысаларга кертелгән, — диде Ләйлә апа.
Табиб тәҗрибәсендәге могҗизалы хәлләр
Ләйлә апаның халык медицинасына карашын да беләсем килде. Без табибларның төрле имеш-мимешләргә, халык рецептларына ышанырга кирәкмәгәнлекне ишетергә күнеккән инде. Тик шулай да, һәр табиб та андый фикердә түгел икән.
— Аны ситуациягә карап кулланырга кирәк. Мин барлык булган белемем, тәҗрибәм белән авыруны дәвалауга көч куям. Әгәр дә авыруның туганнары, ата-анасы мулла яки попны чакырырга тәкъдим итсә, беркайчан да каршы төшмәс идем. Кемдер әле шаманнарны чакырабыз, ди. Рәхим итсеннәр. Иң мөһиме — мин булдыра алган кадәр үзе эшемне башкарам.
Бәлки, башка бер аерым ситуациядә бу зыянга гынадыр. Барысын да үлчәп карарга кирәк. Төп кагыйдә — зыян китермәү.
Күпчелек очракта борынгы тикшерелгән рецептлар белән дару үләннәре кулланып та дәваланып була дип саныйм. Әмма авыруның хәле катлаулана баруын табиб кына билгели ала.
Тәҗрибәмдә могҗизаның булганына ышандым. Безнең бүлекнең табиблары, шәфкать туташлары көне-төне бер авыру баланы коткарып калу өчен кизү тордылар. Иртән баланың әнисе әбиләренең килүе турында хәбәр итте. «Баланы чукындырырга сорый», — диде. Без хастаханә буйлап чабып, христиан динендә булган кешене эзләдек. Бер шәфкать туташының тәресен күреп алдык та: «Таня, сез диндәме?» — дип сорадык. Аның «әйе» дип җавап бирүеннән соң, ситуацияне аңлаттык.
Баланың әнисе тәре белән чиркәүдән «изге» су алып алып килгән иде. Монда бернинди куркырлык хәл күрмәдем. Таня ярты сәгатьләп барлык процедураны үтәп чыкты. Шул төнне авыру баланың хәле кискен начар иде, иртәнгә таба ул иркен сулап куйды, битләре алсуланды, йокыга китте, башка интегеп ятмады. Һәм терелә башлады. Бер атнадан ул баланы өенә кайтарып җибәрдек. Могҗиза дими, ни дисең инде.
Икенче очрак. Шулай ук авыр хәлдә бер бала ята иде. Үзе сулый алмый, ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырдык. Ул бала янында өч тәүлек буе кизү тордык. Шуннан соң ул терелә башлады. Озак та үтми, өйләренә кайтарып җибәрдек. Сигез айдан соң мин ул гаиләдә кунакта булдым. Бала сау-сәламәт иде. «Венера, моның сере нәрсәдә иде соң?» — дип сорадым әнисеннән. «Мин ул вакытта шул өч тәүлек буе Коръән һәм намаз укыдым. Юньләп йокламадым да, ашамадым да», — диде ул. Могҗиза инде.
Медицина ягыннан, без булдыра алганны эшлибез дип кенә әйтә алам. Шәфкать туташлары ул бала яныннан бер секундка да китмичә кизү торды бит. Уртак тырышуларыбыз — санның сыйфатка күчү нәтиҗәсе. Бу материаль закон. Ихтимал, ул рухи закон белән туры килгәндер. Күктән төшкәнме яки безнең тырышлыктан чыккан могҗизамы — белмим. Ике очракта да балаларның хәле 99 процентта начар иде, өмет бары 1 процентта гына иде. Мондый очрак бихисап булды. Могҗизаларны күреп, эшләү теләге арта, илһамланасың. Ә ахырдан инде сөенеп туя алмыйсың, — дип сөйләде Ләйлә апа.
Ләйлә Шакирова киләчәктә дәү әнисе Мәрьям Байгилдиева эшләп калдырган хезмәтне кире торгызып, чит ил дарулары урынына башка чаралар табып, дару үләннәренең дәвасын ачыкларга, өйрәнергә җыена. Татар китабы йортында медицинага багышланган экскурсия әнә шундый җылы очрашу белән тәмамланды.