news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Төнге смена тыныч үтсен өчен, медицина хезмәткәре 9 кешене үтергән

news_top

Германиядә Вюрзелен шәһәрендәге клиникада эшләүче 44 яшьлек медицина хезмәткәрен 9 кешене үтерүдә һәм тагын 34 кешене үтерергә омтылуда гаеплиләр. Бу хакта «Bild» газетасы хәбәр итә, дип яза «Рен ТВ» сайты.

Тикшерү версиясе буенча, ир-ат үз пациентларына үлем инъекцияләре кадаган, чөнки төнге сменалар вакытында тынлык теләгән. Җинаятьчене 2024 елның июлендә 11 кешене үтерергә омтылуда гаепләп кулга алганнар, тикшерү барышында исә яңа очраклар ачылган.

Басмада язылганча, медицина хезмәткәре корбаннары арасында 2023 елның декабреннән 2024 елның маена кадәр дәвалап булмый торган авырулар гына түгел, ә хәле яхшыра башлаган һәм аларны чыгарырга тиешле пациентлар да булган.

Медбрат үтерергә теләгән берничә пациент исән калган, әмма җинаятьче керткән дарулар аркасында сәламәтлекләренә зур зыян килгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар