news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Медиаменеджер Гүзәл Гобәйдуллина үлгән

Америкада вафат булган Гүзәлнең туганнарына ярдәм өчен акча җыялар.

news_top
Медиаменеджер Гүзәл Гобәйдуллина үлгән
"Татар-информ" архивы

Медиаменеджер Гүзәл Гобәйдуллина АКШта вафат булган. Бу турыда Facebook челтәрендә оештырылган төркемгә сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

«Бу атнада без дустыбызны, хезмәттәшебезне, апабызны, кызыбызны югалттык. Гүзәл белән хушлашу барыбыз өчен дә көтелмәгән хәл булды. Ул бик мәрхәмәтле, актив, иҗади кеше иде. Гүзәлнең гаиләсе җеназага әзерләнә», диелгән бу хәбәрдә.

Гүзәл Гобәйдуллина Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Ул «Росгосстрах» матбугат хезмәтендә, «Время новостей», «Бизнес» газеталарында эшләгән, «Ведомости» газетасының финанс күзәтүчесе, Forbes журналының рус телле версиясендә штаттан тыш хәбәрче булып эшләгән.

2010 елда Россиядә финанс базары турында Finparty.ru онлайн-медиа ачкан. Finbuzz.com проектына нигез салган.

Соңгы вакытта Американың Сиэтл шәһәрендә яшәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар