МЧСта эшләүче гармунчы: «Әтием мәрхүм булгач, гармун кайгыны җиңелрәк кичерергә булышты»
Социаль челтәрләрдә МЧС формасындагы гармунчы Радик Газизовның видеоларын меңләгән кеше карый, һәм һәр видео күпсанлы кайтавазлар җыя. «Интертат» хәбәрчесе коткаручы егет белән иҗат турында сөйләште.
Радик абый, үзегез белән таныштырыгыз әле.
Миңа 33 яшь. Башкортстанның Стәрлетамак районы Бузат авылында тудым. Башкортстан татары инде мин. Безнең буын Пенза ягыннан, дип беләм.
Әни кибеттә, әти фермада эшләде. Гаиләдә без 4 бала. Иң олысы мин. Күптән түгел 56 яшендә яман шеш авыруыннан әтиебез үлде. Әниебез үзе генә калды. Аңа 53 яшь. Мөмкинлек булган саен кайтып йөрергә тырышабыз. Сеңелләрем авылдан ерак яшәми. Нибары 100 километр гына. Менә мин Казаннан авылга кайтарга уйласам, 700 километрлык юлны үтәргә кирәк.
Мин чын авыл егете инде. Шунысы кызык: мине хастаханәдә түгел, ә өйдә тапканнар. Хәтта үземнең кендек әниемне дә беләм. Бүген аның белән аралашып, хәл белешеп яшибез.
«Салават Фәтхетдинов бүлегендә 5 ел укыдым»
Кайда укыдыгыз?
11 ел мәктәптә укыганнан соң, Стәрлетамак шәһәренең Башкорт дәүләт техникумына укырга кердем. Анда 3 ел режиссура бүлегендә укыдым.
2009 елда соңгы имтиханны тапшыргач, военкоматка килдем. «Алсагыз, хәзер аласыз. Алмасагыз, мине таба алмыйсыз аннары», – дип әйттем. Шул сүзләрдән соң, бер атна да үтмәде, повестка килеп төште. Бер ел Хабаровск шәһәрендә танк йөртүче булып хезмәт иттем.
Армиядән кайткач, күрешергә дип техникумга кергән идем, бик сөенеп каршы алдылар. Шунда бер укытучы әйтә: «Син китәсең Казанга, Радик. Анда мәдәният институтына студентлар җыялар. Сине шунда җибәрәбез», – ди.
Озак уйлап тормадым. Авылда 10 көн ял иттем дә Казанга чыгып киттем. 2010 ел иде ул. Мәдәният институтына укырга кердем дә Салават Фәтхетдинов бүлегендә 5 ел укыдым.
Казанда мине каршы алучы булмады. Туганнар, дуслар юк. Армиядән кайтканда, үземне Казанга барачагымны белмәдем. Бу миңа бик зур этәргеч булды. Әти белән әни дә каршы килмәде. Мин бит балачактан бирле артист, җырчы булырга хыялландым.
«Сәхнәдә беркайчан да кеше җырын башкарган булмады»
Гармунда кайчан уйный башладыгыз?
Гармунда минем әти уйный иде. Балачакта ул гармунны ватып кына бетергәнмен. Ул мескен пластилиннарга буялып беткән.
МЧСка эшкә урнашкач, гармунда ныклап уйный башладым. Каравыл башлыгы дача алган иде. Шуның түбәсендә гармун табып, эшкә алып килгән. Уйнап караган идем, күңелгә шундый якын булды!
Минем шәхси аккаунтларда шул гармун белән төшкән фотолар тора. Шуңа күрә аны алып атасым да килми. Хәзерге вакытта минем 2 гармуным бар: берсе ак, берсе кызыл. Хаклары да бар. Икесе бергә 120 меңгә төште.
МЧСка кергәнче, үземнең иҗат белән «кабынып» китә язган идем. Кешесен әйтмим инде. Ул миңа: «Әйдә, кил минем янга, җырларыңны эшлим, аранжировкалар әзерлим», – диде. Бер 3-4 ай минем белән шөгыльләнде дә җырларны радиога бирде. Көннәрдән бер көне: «Әйдә, брат, радиога җырларыңны тапшырдым. Түләргә кирәк», – диде. Ул бит инде, минем аңлавымча, продюсер булгач, чыгымнарны үз өстенә алырга тиеш. Алайга китсә, мин үзем дә җырларымны радиога илтеп тапшырып, акчасын түли ала идем. Шуның белән минем күңелем төште. Икенчедән, клип. Без тормыш иптәшем белән Нурия Измайлова сүзләренә иҗат ителгән җырга клип төшергән идек. Ә ахыр чиктә, клип без көтелгәнчә булмады. Вәгъдә ителгән квадрокоптерлар да булмады.Ә контракт инде төзелгән, бернишләтеп булмый. Шулардан соң: «Минеке түгелдер», – дидем.
Аннары гармунда уйный башладым. Үз аккаунтларымны алып барам. «Ютуб»та, «ВКонтакте»да, «Инстаграм»да (Россиядә тыелды). Бүгенге көндә 19 мең язылучым бар.
Нинди җырларны яратып башкарасыз?
Әгәр дә моңлы һәм эчтәлекле булса, мин бөтен җырларны да җырлыйм. Сәхнәдә беркайчан да кеше җырын башкарган булмады. Бары үземнең җырларны гына.
Коллегаларыгыз гармунда уйнавыгыз турында нинди фикердә?
Кичке сәгать 7дән 8гә кадәр һәр кешенең үз вакыты. Кемдер телефон чокый, кемдер аралаша. Мин инде актлар залында гармунда уйныйм. Руслар да, татарлар да тыңлый. Гармуным миңа бик кадерле. Ул иң якын дустымнан да якынрак дус. Эчемдәге кичерешләрне ул гына белә. Мин нәрсә уйлыйм, ул шуны уйный. Мин үземне шулай тынычландырам, кәефемне күтәрәм. Миңа ул бик нык ярдәм итә. Әтием мәрхүм булгач та, гармунда уйнап, кайгыны җиңелрәк кичердем.
Эльмира Сөләйманова турында әйтеп үтәсе килә. Аның безнең яныбыздан шулай яшьли китеп баруы бик кызганыч. Бик талантлы, үзенчәлекле тавышлы ханым иде. Ул кемнең генә җырын башкармасын, аның тавышын танып була.
Һәр җырчының үзенең «визитная карточка»сы, ягъни җыры була. Мин аны «Күңел кошы» җырыннан таный алыр идем. Әлеге җыр күңелемә нык ошый. Кабул итеп алыгыз.
«Погон йөртү хыялы бар иде»
Ә МЧСка ничек килеп эләктегез?
Очраклы рәвештә генә. Таныш абзый МВДда эшләп йөри иде. Универсиада вакытлары иде ул. Ул мине эшкә чакырды. Погон йөртү хыялы бар иде миндә, әмма полициягә барырга теләк булмады. Танышлар аннары: «Нигә, МЧСлар да погон йөртә, бик матурлар», – диде.
Эшкә ничек урнашып буласын белештем. Аннан соң безне 3 айга укырга җибәрделәр. Дипломнарым, документларым бар.
Кызык булган бит әле бу. Погон йөртәсегез килгәнгә генә эшкә кердегезме?
Әйе. Чынлап әйткәндә шулай. Кешене коткару – ул горурлык. Башта куркып йөргән идем: «Ничегрәк эшләрмен инде», – дип. Әгәр дә ошатмаган булсам, монда утырмас идем.
Үкенмәдегезме бирегә килгәнегезгә? Сез бит инде барыбер иҗади кеше.
Юк. Эш графигы да әйбәт. Бер тәүлек эшләсәк, өч тәүлек ял итәбез. Буш вакытта мин сәнгать белән шөгыльләнәм.
«Янгын сүндерүченең хезмәт хакы 22-24 мең»
МЧСның эше нидән гыйбарәт?
Иртәнге сигезнче яртыда без эштә булырга тиеш. Соңга калмыйча, аппаратларны тикшереп, стройда басып торырга тиешбез. Аннары 8 тулырга 15 минутта безгә инструктаж үткәрәләр. Сәгать 8дән 9нчы яртыга кадәр смена алмашына. Техникаларны кабул итәбез. Җиһазлар урынындамы, рукавлар чистамы икәнне тикшерәбез. Янгында төрле вакытлар була. Югалырга мөмкин. Кыш көне территориядә кар көрибез. Без аны көрәп бетермичә, икенче каравыл аны кабул итми. Аннары 5кә кадәр укыйбыз. Безнең теория һәм практика буенча дәресләр бар. 15 декабрьдә уку тәмамланды. Бик кызык монда.
Ашарга үзебез пешерәбез. Акча җыябыз да, «кухонный» 3 тапкыр ашарга пешерә. Без ярдәм итәбез. 17:30да ашарга барабыз. Яшь егетләр килгәч: «Ашарга пешерә белмим», – диләр. Өйрәтәбез. «Белмим» дигән нәрсә юк.
Янгын сүндерүченең хезмәт хакы күпме?
Яңа урнашканда – 22-24 мең. Аннары дәрәҗәдән тора. Мәсәлән, мин – өлкән сержант, өлкән янгын сүндерүче. Хезмәт хакым – 31 500 сум.
Эшегездә нинди вакыйгалар күңелгә сеңеп калды?
Иң истә калганы – беренче тапкыр янгын сүндерергә чыккан вакыт. Кышкы кичтә янгын сүндерергә чыгып киттек. Зур шәхси йорт. Өй эчендә кешеләр бар, аларны коткарырга кирәк. Ә миңа утка керергә ярамый, чөнки минем әле допуск юк. Аппаратка без аерым укырга тиеш. Мин ярдәм итүче генә. Берзаман йорт эчендә газлы баллоннар булганын ишеттек. Аларның кайда һәм ничек урнашканын белмибез. Көтмәгәндә шартлый башламасыннармы! «И Аллам, кайда эләктем мин, ничек эләктем?!» – дип борчылдым. Баллоннарны тәрәзә аша гына ыргыталар. Минәйтәм: «Шартлыймы инде бу? Юкмы?» Аллага шөкер, барыбыз да исән-сау. Йортны коткара алмасак та, кешеләрен коткардык.
«Икебез дә кәҗәмөгезләр: сөзешәбез дә, дуслашабыз да»
Тормыш иптәшегез белән кайда таныштыгыз?
Мин 2013 елда өйләндем. Тормыш иптәшем дә Башкортстаннан. Без икебез дә бер техникумда укыганбыз икән. Мин – театрал, ә ул – вокалист. Без шул корпусларда алмаш-тилмәш йөри идек, ә бер-беребезне күрмәгәнбез. Исеме – Ирина. Башкортстанда Света, Ирина дигән исемнәр бар инде ул. Татар булсалар да, шундый исем кушалар. Мин инде шаярам: «Менә рус кызын кәләш итеп алдым. Кияүгә чыккач, татарчага өйрәнергә куштым». Барысы да ышана. «Шулаймыни? Вәт молодец син! Ничек шулай өйрәттең?» – диләр. Аннары әйтәм инде татар кызы икәнен.
Ирина «Адымнар» мәктәбендә эшли. Төрле чаралар, концертлар оештыра. Ике балабыз бар. Яшь аралары 1,5 ел гына. Кызыбыз – Иделина. «Идел» сүзеннән. Хатынымны роддомга илттек, ә исем уйланмаган. Ул вакытта фигурачы кыз Аделина Сотникова җиңеп, алтын медаль алган иде. Шалтыраттым да: «Аделина кушабыз!» – дидем. Ризалашмады. «Аделина түгел, Иделина дип кушабыз», – диде. Икебезгә дә бу исем бик ошады.
Улыбызның исеме – Ильяр. Ул тугач, безнең тагын сүз көрәштерү бара инде. Минем Динияр дип исем кушасы килә иде. Ирина ошатмады. «Кызга син исем куштың, бу юлы мин кушам», – дидем.
Без ике балабызга да исемне Мәрҗәни мәчетендә куштырдык. Никах та шунда булды. Мәчеткә кердек, ә малайга исем уйланылмаган. «Ярар, әйдә баскычтан атлап менәбез – Динияр яки Ильяр. Өстәге баскыч кем эләгә, шул исемне кушабыз», – дим. Ахыр чиктә мин җиңдем.
Мулла безгә карап: «Кем дип исем кушабыз?» – дип сорады. Мин авызны ачкан идем, Ирина: «Ильяр!» – дип әйтте. Кабат җиңде. Икебез дә кәҗәмөгезләр: сөзешәбез дә, дуслашабыз да.
Балаларыгызны өйрәтәсезме соң гармунда уйнарга?
Мин гармунда уйный башласам, алар икенче бүлмәгә чыгып бикләнә. Әле алар яшь. Ә болай икесе дә җырлый, көйләре бар.
Сез үзегез дә көйләр язасыз. Уйнап та күрсәтегез әле, Радик абый.
Эксклюзив вариантта, өр-яңа җыр тәкъдим итәсе килә. Җырның авторы – Илсөяр Шиһапова. «Оч әле бер күбәләктәй» дип атала. Бу җыр үзләренең иң якын кешеләрен югалтканнарга багышлана. Көен эштә булганда яздым. Кабул итеп алыгыз.