news_header_bot
Язманы тыңлагыз

МЧС штраф салмасын өчен мангал агачлардан ничә метр ераклыкта булырга тиеш?

16 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде.

news_top
МЧС штраф салмасын өчен мангал агачлардан ничә метр ераклыкта булырга тиеш?
"Татар-информ" архивы

Май бәйрәмнәрендә шашлык пешерергә җыенсагыз — Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан «кунаклар» каршыларга да әзер торыгыз. Ведомство вәкилләре республика халкын янгын куркынычсызлыгы хакында кисәтте һәм кагыйдәләрне бозучыларга штраф каралуы турында да әйтте. 

16 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Ул коры үлән һәм чүп-чар яндыруны, притотехника куллануны тулысынча тыя, шулай ук шашлык пешерү өчен дә чикләүләр кертә. 

Кагыйдә буенча, мангал якындагы корылмадан яки агачтан кимендә биш метр ераклыкта булырга тиеш, өч метр радиуста территорияне үләннән һәм чүптән җыештырырга кирәк. Янда һәрвакыт огнетушитель һәм су тотарга кирәк. Азык әзерләү урынын калдырып китәргә ярамый. 

Моннан тыш, урман янгыннары куркынычы яный торган торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре исемлегенә кермәгән җирләрдә генә шашлык пешерергә ярый. Бу исемлеккә 97 торак пункт, 50 бакчачылык ширкәте һәм 81 балалар лагере кергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар