Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Mazda машинасында баручы студент кыз өч баланы таптаткан мизгел видеога эләккән

Биш һәм дүрт яшьлек малайлар хастаханәдә үлә, тугыз айлык бала бик авыр хәлдә хастаханәдә ята.

news_top_970_100
Mazda машинасында баручы студент кыз өч баланы таптаткан мизгел видеога эләккән

16 июльдә Мәскәүдә 18 яшьлек Валерия Башкирова исемле кыз җәяүлеләр йөри торган юлдан чыгып баручы өч баланы таптаткан. Суд аңа ике айга өй сагы билгеләде. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Авария мизгелен видеокүзәтү камерасы төшереп алган.

Башкирова Mazda 3 машинасында бара, ул җәяүлеләр чыга торган урында тукталмый, яныннан бара торган машинаны узып китә һәм әти-әнисе белән юлдан чыгып баручы өч баланы бәрдерә.

Биш яшьлек олырак малай самокатта була. Бала комага китә һәм хастаханәдә үлә. Аның баш сөягенең нигезе сынган. Дүрт яшьлек һәм тугыз айлык энесен дә хастаханәгә салганнар, аларның баш мие селкенгән.

Судта билгеле булганча, студент кыз Валерия Башкирова машина йөртү таныклыгын 2020 елда алган.

РЕН ТВ каналы белешмәсе буенча, балалар әбисе һәм әнисе белән юл аша чыгып барган. Биш һәм дүрт яшьлек малайлар икесе дә хастаханәдә вафат булган. Тугыз айлык кыз бала авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Авария урынына унлап полиция һәм ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Балаларның берсен хастаханәгә вертолет белән алып киткәннәр.

Авария урынына чәчәкләр китерәләр, биредә мемориал барлыкка килгән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100