Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: Социаль челтәрләр булмаганда, кешенең ахмак икәнен гаиләсендә генә беләләр иде.

news_top_970_100
Мәзәкләр: Социаль челтәрләр булмаганда, кешенең ахмак икәнен гаиләсендә генә беләләр иде.

Ни өчен башта без яшенне күрәбез, аннары тавышын ишетәбез?

Чөнки күзләр колакка караганда алдарак урнашкан.

***

Гарәп Әмирлекләрендә кешеләр бай яши, чөнки аларда нефть белән газ чыга. Күз алдына китереп карагыз – бездә нефть белән газ чыкса, ничек бай яшәр идек!

***

Моңарчы, акча чит илләргә чыгарыла, дигәннәр иде… Ә сез акчаның илдә кала башлаганын сиздегезме ул? 

***

Кемгә секс җитми – шул секс турында сөйләшә. Ач – ризык турында сөйләшә, хәерче – акча турында. Ә безнең олигархлар һәм банкирлар әхлак турында сөйләшә.

***

Банкта:

Мин сездән 1 миллион кредит алган идем, бизнесым янды. Миңа кайсы тәрәзәгә?

Без 10нчы катта. Теләсә кайсы тәрәзәгә барыгыз.

***

Берни дә сатып алмасаң, бәяләр юнь генә.

***

Нәрсә карарга икән? Киңәш ит әле?

Нәрсәгә әйләндердең бу тормышыңны – кара шуны.

***

Савыт-саба юа торган таблеткалар ничек эшли икән ул? Инде икенче таблетканы эчтем – ә барыбер юасым килми.

***

Хуҗабикәгә киңәш:

Әгәр сезнең яңасын алырга акчагыз булмаса, су өчен фильтр күпкә озаграк хезмәт итәчәк.

***

Аулак өйдә картага уйнап оттырганнан соң, Вәли әтәч булып кычкырырга мәҗбүр иткәч, Галия үзенең чыннан да матур түгеллеген аңлады.

***

Бүген ата-аналар җыелышына бардым. Чыгып китәр алдыннан улымның: «Иң мөһиме, әти, анда беркемгә дә ышанма!» – дигән сүзләренең дөреслегенә ышандым.

***

Кая ял итәргә барасың?

Акчаны барлагач, мин үземнең һич кенә дә армаганымны аңладым.

***

Тарих дәресендә элек шундый параграф бар иде – «нигә шулкадәр күп вакыйга булган, боларны ничек истә калдырырга?» дип уйлый идек. Без хәзер шул параграфта яшибез.

***

 

Тормышта булган хәлләр

***

Балалар бакчасындагы тәрбияче сөйләгәннәрдән:

– Калганнары йоклап китте, бер малай гына йокламый. Мин моны йоклатам, ә бу миңа сөйли башлады:

– Мин Мәрьямгә түгел, Амелиягә өйләнәм.

– Нигә? – дип сорыйм, чөнки моңа кадәр гел, Мәрьямгә өйләнәм, дип йөри иде.

– Беләсезме, минем белән бер үк уеннарны уйнаган, миңа конфетларын биргән, минем әнигә охшаган (аларның әниләре дус) булган кыз белән бергә булуың яхшырак. Мәрьям – матур, анысы, сүз дә юк, әмма ул беркайчан да мин яраткан уеннарны уйнамый, миңа конфет бирми, минекеләрне генә ашый. Нигә кирәк ул миңа?

Шунда мин үземнең бу баладан наданрак икәнемне аңладым...

***

Таксист сөйләгәннәрдән.

«Егет белән кызны утырттым. Күренеп тора – болар әле күптән түгел генә бергә, егет – мактанчык, кызга үзен бик булган итеп сөйләп бара. Бераздан бу үзенең «молодец» икәнен исбатлар өчен игътибарын миңа күчерде:

Син ничә ел рульдә?

Егерме.

Ха, 20! Минем стаж – 1 генә ел, ә мин синнән әйбәтрәк йөртәм.

Ә каян чыгып әйтәсең әйбәтрәк икәнен?

Мин тизрәк йөртәм.

Тизрәк – әйбәтрәк дигән сүзмени?

Әлбәттә!

– «Тизрәк» һәм «әйбәтрәк» дигән сүзләр – синоним түгел, – дим моңа.

Әмма бу егетнең «синоним» сүзен белмәгәне күренеп тора. Шуңа да башка яктан аңлатырга булдым:

«Тизрәк» һәм «әйбәтрәк» бер үк әйбер түгел, әнә, ышанмасаң, кызыңнан сора...

Ә аның моңа нинди катнашы бар?

Кызның исә нидер исенә төште бугай, йөзе җимерелде:

Ул дөрес әйтә! – диде дә кыз, машинаны туктатырга кушты. Алар шунда төшеп калдылар. Мин, көлеп, көзгедән карап тордым – кыз пыр-пыр килеп китеп бара, бу егет аңа нидер аңлатмакчы булып, артыннан бара... Мөгаен, аңлата да алмагандыр...

***

Германиядә булып кайткан танышым сөйләгәннән.

Бу фитнес-салонга бара. Ирләр бүлеге – душта юына, аннары саунага кереп җылынырга уйлый. Керә – беркем юк, шуңа үзе генә утыра. Берзаман шыр ялангач бер хатын керә. Бу шаккатып тора, әмма хатынның беркемдә эше юк. Бераздан тагын бер шәрә ир керә, аннары тагын шәрә хатыннар... Аннары моңа кайчандыр танышлары әйткән исенә төшә – Германиядә мунчага хатын-кызлар ирләр белән керә, бу – гаеп эш саналмый... Әмма моны кабул итәр өчен бит вакыт кирәк. Бу чыга, залда шөгыльләнә башлый. Шунда администратор килә һәм кисәтү ясый:

Сезнең футболкагызның җиңе артык кыска, бу – сексуаль, бездә алай ярамый! Бу – гомуми зал, монда хатын-кызлар да бар...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100