Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «Әгәр сезгә «сез әле яшь» дип әйтә башлаганнар икән, димәк, картайгансыз»

news_top_970_100

Улым, кибеткә барып ипи алып кайт әле.

Ә акча?

Акча кирәкми, ипи генә алып кайт.

***

Үткән заманга кайтасыгыз килсә, интернетны гына сүндереп кую да җитә.

***

Берзаман син күзеңне смартфоннан алачаксың һәм балаларың сине картлар йортына тапшырганын беләчәксең...

***

Мин үземнең хыялдагы хатын-кызны таптым!

Ничегрәк соң?

Начар булган икән минем хыялларым...

***

Хәрби частька яңа билгеләнгән командиры эскәмия янында каравылда торган солдатны күрә:

Нишләп торасың?

Эскәмияне саклыйм.

Нәрсәдән?

Приказ.

Командир частьның элекке командирына шалтыратып, ни өчен эскәмияне саклауларын сорый.

Белмим, миңа кадәр дә ул эскәмияне саклыйлар иде. Ул, мөгаен, традициядер, мин аны бозмадым!

Командир, моның сәбәбен белергә теләп, аңа кадәр булган командирга чыга. Тегесе дә шулай ук җавап бирә. Аңа кадәргегә шалтырата... Шулай бик озак тырыша торгач, ул часть бу урында оешкан вакыттагы командирга – 90 яшьлек картка шалтырата.

Эскәмия янында нинди пост ул?

Ә нәрсә, эскәмиянең буявы кипмәдемени әле?

***

Лайфхак: Хатының белән талаша башласаң, чишенә башла. Аның башы авырта башлаячак.

***

Хатыны – иренә:

Минем сиңа күптәннән әйтәсем килә иде. Беләсеңме, безнең балабыз синнән түгел. Без аерылышабыз.

Ә кемнән?

Сантехник Вәлидән.

Ул аек баштан сиңа карамас та иде.

Ә мин аңа салып бирдем.

Акча бирмәсәң, ул эчми дә.

Ә мин түләдем.

Синең бит акчаң юк!

Ә мин синең яшереп куйган акчаңны таптым.

Акча минеке икән, димәк, малай да минеке.

***

Кыз – егеткә:

Юк-юк, өйләнешкәч йоклыйбыз...

Шәп, мин кичә генә өйләндем!

***

Матур кешеләр комплексларга баткан. Талантлы кешеләрнең – иҗади кризис. Акыллы кешеләр гел шикләнә. Бары тик ахмаклар гына, үзләрен бөек дип уйлап, рәхәт гомер кичерә.

***

Булган хәлләр.

Мәктәптә балалардан укытучылары сораштыра башлаган – әти-әниегез безнең мәктәпкә ничек ярдәм итә ала? Кемдер төзүче, кемдер пешекче... Әтисе полициядә булган малайга килеп җиткәннәр. Ул озак уйлап тормаган:

Минем әти сезнең поварны утырта ала.

***

Шәһәрдәге «куркыныч бүлмә»гә («комната страха») керергә булдым. Мин андый урыннардан куркам, шуңа да, үземне җиңеп, бардым. Имеш, шунда кереп чыгам да, куркуларым бетә. Беренче баскычта ук егылдым... Нәтиҗәдә: мин акырып ятам, ә мине биш зомби урап алган да, хәлемне белешә, тынычландырмакчы була.

***

Балконга чыктым. Күрше балконда кара песи утыра. Мин «пес-пес-пес» дип аны чакырдым. Миңа карый. Мин тагын чакырам. Күрше балконнан бер кыз чыкты һәм... миңа бик сәер итеп карады да, «песине» алып кереп китте. Ул аяк киеме икән...

Күзлек алырга кирәк!

***

Азино ягындагы биек йортларда яшәүче кыз сөйләгәннән.

«Иптәш кызым белән фатир арендага алдык. Анда 3 бүлмәле фатирлар булган, аларны социаль ипотекадагылар өчен 1 бүлмәле итеп үзгәрткәннәр. Стена шулкадәр юка – бервакыт төчкергәч, күрше фатирда «Исән булыгыз!» диделәр. Каршы якта – терәлеп кенә йорт тора, утлары юк. Кеше яшәми.

Ул концерт төркемендә эшли, мин дә кич кенә кайтам. Кайтабыз да юынабыз, бүлмәдә йөрибез. Безнең пәрдә дә юк, әмма исебез китми – 17 кат бит. Берзаман шулай кайтып юындым, шәрә килеш бүлмәдә чәч киптереп ары-бире йөрдем. Аннары тәрәзәгә сөяп кенә куйган көзгегә карасам... маңгаемда кып-кызылы тап тора. Котым калмады. Нәрсә бу дип маңгайны тотсам, кызыл тап кулга күчте. Лазер уты!

Тиз генә өстемә киеп, балконга чыксам....

Каршыдагы йортның нәкъ миңа каршы яктагы балконында 4 егет басып тора. Кулларында лазер фонаре. Көлеп кычкыралар:

Иртәгә дә стриптиз буламы?

Оялганымны белсәгез...

«Без сине инде бер атна кич саен карыйбыз, менә каршы як фатирдан да егетләр керде!» – дип көләләр әле, җитмәсә...

Әле алар «танышабыз, керәбез» дип тә йөрделәр. Мин оялдым, күченеп үк киттем. Бүлмәдәшем танышып, очрашып та йөрде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100