Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәзәкләр: «45 яшьнең әйбәт яшь икәнен 60ка җиткәч кенә аңлыйсың»

Биатлонда ничек икенче булып килеп була икәнен әле дә аңламыйм. Мылтыгың була торып бит ул!

news_top_970_100
Мәзәкләр: «45 яшьнең әйбәт яшь икәнен 60ка җиткәч кенә аңлыйсың»
Фото: Светлана Фәттахова

Хатын иренә ашарга пешерергә тиеш. Женева конвенцияләрендә әсирләргә кайнар ризык бирү каралган.

***

– Әти, син ничек әнине караттың?

– Ул нумерология, астрологиягә ышана иде. Мин аңа смсларны 11.11, 20.20 кебек вакытларда җибәрә идем.

– Шуннан?

– Ул моны язмыш дип кабул итте.

***

– Хатын-кыз ул – бер вагон рәхәтлек.

– Һәм 40 тонна проблема.

***

– 100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын, диләр. 100 дустың булса, нишләр идең?

– Телефонны сүндереп куяр идем.

***

– Ни өчен бозлавык юлларга ком сибәләр?

– Кеше егылып, тәнен авырттырып кына калмасын, пычракка да ауналсын өчен.

***

Кыз – егеткә:

– Мин – синең хыялыңдагы кызмы?

– Ой, юк. Син хыялымнан зуррак!

– Күпмегә зур?

– 23 килограммга.

***

Яңа ел алдыннан бар да бүләкләр тотып чаба, кемдер кибеткә кереп сәгатьләр буе чират тора, тагы кайсыдыр яңа күлмәк ала… Барысы да зарлана. Чыннан да шулай. Акчасы булган кешеләргә ничек кыен бу дөньяда!

***

– Сез беләсезме, чәй эчү буенча дөньяда беренче урында Бөекбритания икән!

– Бу рейтингны төзүчеләрнең безнең бухгалтерия хатыннарын күргәне юктыр.

***

– Эчкәч, кызлар янына бармас өчен нишләргә кирәк?

– Кызлар белән эчәргә.

***

Этнең бер елы 4 елга тора, ди. Эт урынына эшләгән кешеләрнең стажы ни өчен эт елларында: 1 ел – 4 елга исәпләнми?

***

Таякны артык бөксәң, бумеранг барлыкка килә.

***

Ир – хатынына:

– Кадерлем, әйдә бөтен начар әйберне 2023 елда калдырыйк, онытыйк. Ризамы?

– Риза… Ә сез кем?

***

– Фатир песи кебек булсын иде. 3 бүлмәле бер фатирны сатып аласың, бераздан ул сиңа 1 бүлмәлене табып бирә.

– Яки урамда бер тулай торак бүлмәсе табып алып кайтасың да обойлыйсың. Бераздан ул 1 бүлмәле фатирга әйләнә.

***

– Әти, ә блогерлар ничек шулкадәр күп пост язып өлгерә икән алар?

– Нәкъ сезнең мәктәптәге кебек инде, улым – 1 акыллысы эшли, 99 наданы күчереп ала.

***

Галия Кәримовна урамда 100 мең сум акча тапты, әмма әдәпле, намуслы, гадел һәм итагатьле ханым булып калырга теләмәде.

***

Колобок 3 көн урманда тәгәрәп йөрсә, күгәргән, каткан пычрак ипи кисәгенә әйләнә, һәм аны инде беркем дә ашамый.

***

Беркайчан да ирегезне, башың эшләми, дип тәнкыйтьләмәгез. Бәлки, нәкъ менә шушы сыйфат аңа яхшырак хатын эзләп табарга комачау иткәндер.

***

Әшәке кеше буласыгыз килсә:

– Әҗәткә акча бирегез.

– Әз генә көтегез.

– Акчаны кайчан кайтарасың, дип сорагыз.

***

Депутатлар утырган поезд һәлакәткә юлыга. Коткаручылар килә – җирле халык бөтенесен дә кабергә күмеп куйган.

– Бөтенесе дә үлгән идемени?

– Әйе! Дөрес, кайберләре «без исән әле» дип әйтеп маташты, әмма без бит инде депутатларның һәрвакыт ялганлаганын беләбез.

***

Җәннәткә эләксәгез, ике кагыйдәне истә тотыгыз:

– Алма урларга ярамый.

– Еланга ышанмагыз.

***

Әгәр тормыштан ашау белән эшне алып ташласаң, автобуста тегендә-монда йөрү генә кала.

***

Тормышта булган хәлләр

Автобуста барабыз. Бер кыз белән бер ханымның конфликт булып алды – ханым кыздан урын бирүен сорады, тегесе риза булмыйча гына торып басты, «Сез яшьләрдән көнләшәсез», – дип каршы әйтешеп тә алды. «Көнләшер нәрсәң бар соң синең!» – дип дулады хатын. Бераздан кызның телефоны шалтырады. Музыка уйнамый, тавыш юк – ирексездән, бөтенесе дә кызның сөйләшкәнен тыңлап бара. Ә кызны егете Яңа елга ниндидер бик шәп ресторанга чакыра, алтын беләзек, алкалар һәм, билгеле инде, айфон бүләк итә икән – кыз бик эмоциональ рәвештә комментарийлар биреп бара. Сөйләшеп бетерделәр, кыз телефонын куйды да бу хатынга бик өстән генә карап алды – менә, мин синнән өстен, дигәндәй. Бар да, хәзер хатын ничек җавап бирер, дип карап бара.

Ханым да телефонын алды, ире белән сөйләшә башлады. «Бер чиләк икра алдыңмыни? Ой, кадерлем, рәхмәт! Яңа машина да алдыңмыни? Ай рәхмәт!» Кызып сөйләшеп кенә ятканда, ханымга чыннан да шалтыраттылар. Ул алдан шалтыратмасалар да «сөйләшеп» барган икән. Бар да көлә башлады да, ханым төшеп калды.

***

Танышым сөйләгәннәрдән

Башлыча хатын-кызлардан торган коллективтагы корпоративка Кыш бабай чакыралар. Бу килә, уеннар уйната, аннары таягы суза да: «Кем хыялларының чынга ашуын тели – таякка тотыныгыз!» – ди. Бар хатын-кыз да, билгеле, тотына. Шуннан Кыш бабай:

– Кем таякка тотынган – шул балага узачак! – диюгә, бар да кычкырышып, чинашып, як-якка сибелә.

Иң кызыгы шул – бу хәлдән соң ярты коллектив декретка китә. Ә ул Кыш бабайны бүтән чакырмыйлар.

***

Таксида эшлим. Ике кыз утырды, өченчесен «чәйниләр». Ул бай ирләр белән таныша, 3 ай саен алар исәбенә каядыр барып кайта – Дубайга, Төркиягә, тагын кая…

– Сорарга кирәк әле аннан, безне дә бай бабайлар белән таныштырсын. Без дә Дубайга барырбыз аннары, – ди берсе.

– Ай, юк, алар алай ял иттереп йөрсен өчен, аларга түзеп торырга кирәк. Минем характер белән мине аэропорт яныннан гына уратып алып кайтачаклар...

***

Танышлар сөйләгәннәрдән

Кечкенә малайлары инде йоклап китте дип уйлап, ир белән хатын яратыша башлыйлар. Ә теге уяна да, кисәк бүлмәгә йөгереп керә, боларны күрә. Алдап-йолдап, моны йокларга яткыралар – бала берни дә әйтми, йокы аралаш аңышмый калган дип, үзләрен юаталар.

Күпмедер вакыт уза, берзаман әбиләре кунакка килә, гаилә белән кинофильм карарга утыралар. Ә тегендә геройлар үбешә, берсен-берсе чишендерә башлый. Әбиләре тиз генә икенче каналга күчерер өчен пультны эзли башлый, каушап, икенче каналга күчерә алмыйча азаплана. Малай, уфтанып, әбисенә дәшә:

– Әй әби, минем инде мондыйны гына күргән бар! Мин күргәннәрне белсәң икән син!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100