Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майор һәм подполковник ришвәтне акчалата да, «Роллтон», карабодай, аракылата да алган

Җирне рөхсәтсез алып, киосклар урнаштырган эшмәкәр ришвәт биреп торган.

news_top_970_100
Майор һәм подполковник ришвәтне акчалата да, «Роллтон», карабодай, аракылата да алган
https://pixabay.com

Новосибирск шәһәре суды полициядә эшләгән ике ир-атка карата хөкем карары чыгарган. Майор һәм подполковник эшмкәрләрдән ришвәтне акчалата да, әйберләтә дә алган. Хәтта «Роллтон» токмачы, карабодай һәм аракы белән дә ришвәт биреп булган. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, хөкем ителүчеләрнең берсе «Дзержинский» полиция бүлегенең участковыйлар һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчәсе башлыгы, икенчесе — аның урынбасары булып чыккан.

Новосибирскның Дзержинский районында җирне рөхсәтсез алып, киосклар урнаштырган эшмәкәр ришвәт бирүче булган. Полиция хезмәткәрләре аңа рейдлар турында алдан әйтеп торган, эшмәкәр киоскларын шул чакка япкан. Шуның өчен ул хокук саклаучыларга 300 мең сум биргән.

Тикшерү барышында ачыкланганча, полицейскийлар ришвәт итеп 84 кап «Роллтон» токмачы, 24 банка карабодай, 24 шешә аракы, 12 шешә шәраб та алган.

Алар гаебен таныган. Суд бу кешеләрне 7 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән, миллион ярым штраф салган, майор белән подполковник исемнәрен кире алганнар, органнарда эшләүдән тыйганнар.

«Роллтон» һәм карабодай өчен аерым 100 мең сум штраф салганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100