Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майда су коенырга ярыймы?

Майда су коенырга ярыймы?

news_top_970_100
Майда су коенырга ярыймы?
Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте республика халкына әлегә су коенмыйча торырга киңәш итә.

Елгаларда су җылынмаган әле. Су температурасы 12 градустан да артмый. Мондый суда коену фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.

Һава торышы бик эссе булуга карамастан, май аенда су коену - тормыш өчен аеруча куркыныч, дип кисәтә министрлык.

Салкын суда коену аяк-куллар тартышуга, көзән җыеруга китерергә мөмкин. Суда һәлак булуның төп сәбәбенең берсе - көзән җыеру.

Кояшта кызганнан соң, салкын суга чумган кешенең йөрәге туктарга мөмкин. Температура кисәк үзгәргәнгә, кешенең сулыш алуы туктау, спазм барлыкка килүе дә ихтимал.

Су коенганда сак булыгыз. Сулык төбендә чокырлар, агач тамырлары, башка предметлар да булуы бар.

Шулай ук исерек килеш суга керү - аеруча куркыныч хәл китереп чыгаруы да мөмкин.

Балалар белән аеруча сак булыгыз - алар бик тиз арада батып үлә.

Татарстанда су коену сезоны 1 июньдә ачылачак. Рәсми оештырылган урыннарда, комлыкларда су буенда ял итү мөмкинлеге булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100