Майда пешкән мантый рецепты
Туралган иттән пешерергә уйласагыз, итне ярым әзер булганчы табада кыздырып алырга кирәк.
Бу манты кызган үсемлек маенда пешереләчәк, камыры кетердәп торачак.
Камыр өчен: салкын су, тоз, он.
Камыр басарга һәм өстен каплап 30 минут «ял иттерергә».
Эчлек өчен: фарш яки вак туралган ит, суган, тоз, борыч.
Фарш сусыл булсын өчен бераз салкын су, ә майсыз ит булган очракта атланмай кушарга кирәк.
Туралган ит булган очракта бераз табада кыздырып, ярым әзер булганчы пешерергә кирәк, чөнки мантыны майда озак тотсак көеп китәргә, ә ите пешеп җитмәскә мөмкин.
Камырдан шарлар ясап чыгарга һәм аерым җәеп, эчлек салып ясарга. Манты әзер, аны кызган үсемлек маенда пешереп алырга.