Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Майда пешкән итле-дөгеле пәрәмәчләр

Майда пешкән итле-дөгеле пәрәмәчләр рецептын тәкъдим итәм.

news_top_970_100
Майда пешкән итле-дөгеле пәрәмәчләр
Камыр өчен: 1 стакан сөт яки кайнаган су, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 0,5 бал кашыгы тоз, 0,5 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка, чама белән он.

Эчлек өчен: 0,7 кг сыер итеннән фарш, ярты стакан бүрттерелгән дөге, 1 йомырка, тоз һәм борыч

Камыр кабаргач вак шарчыклар ясарга, түгәрәк итеп җәяргә, эчлек салып бөгәргә. Кызган үсемлек маенда ике ягын да пешереп алырга.

Майдан алган пәрәмәчләрне калын салфеткаларга куеп артык маен сеңдереп алырга.

Кайнар пәрәмәчләр бик тәмле булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100