news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Майда пешкән эремчек бөккәне

Майда чыжылдап пешкән эремчек бөккәне рецептын тәкъдим итәм.

news_top
Майда пешкән эремчек бөккәне
Камыр өчен: 1 стакан сөт, 1 аш кашыгы коры чүпрә, 0,5 бал кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 йомырка, чама белән он.

Эчлек өчен: 0,5 кг эремчек, ярты стакан шикәр комы, 1 йомырка, 1 чеметем тоз.

Камыр кабаргач вак шарчыклар ясарга, түгәрәк итеп җәяргә, эчлек салып бөгәргә. Кызган үсемлек маенда ике ягын да пешереп алырга.

Майдан алган бөккәннәрне калын салфеткаларга куеп артык маен сеңдереп алырга.

Табыныгыз мул, чәйләрегез тәмле булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар