Май бәйрәмнәрендә Россия халкын озын яллар көтә. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россиянең Хезмәт һәмәшгульлек федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Иван Шкловцевка сылтама белән хәбәр итте.
Апрель азагындагы соңгы эш атнасы ике көнлек — 29, 30 апрельдә генә эш көне булачак. 30 апрельдә эш көне бер сәгатькә кыска була.
1 майдан 5 майга кадәр Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан ял көннәре игълан ителә. 9 майдан 12 майга кадәр Җиңү бәйрәме хөрмәтенә ял көннәре була.
Бәйрәм яллары озын булсын өчен, 5, 6 гыйнвардан, 23 февральдән ял көннәре майга күчерелде.