news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Майда кыздырылган суган пәрәмәче

Язын иң популяр ризыкларның берсе - суган пәрәмәче, суган бәлеше. Бакчада көздән утыртылган суганның ямь-яшел кыяклары үсеп чыкты, димәк, суган пәрәмәче пешерү өчен иң кулай вакыт.

news_top
Майда кыздырылган суган пәрәмәче

Беренче эш итеп камыр куярга. Камыр җиңел булсын өчен суга гына басарга. Ярты стакан җылымса суга бер бал кашыгы шикәр комы, 5 грамм коры чүпрә салып болгатырга һәм күпертеп алырга. Аннары тагын бер стакан җылымса су, ике йомырка, 100 грамм ак май, 0,5 бал калагы тоз, чама белән он салып камыр басарга. 1,5 сәгатькә җылы урынга кабарырга куярга.

Эчлек өчен: яшел суган, 4 йомырка, 4-5 кашык эретелгән ак май, чама белән тоз.

Вак җәймәләргә 1,5 аш кашыгы эчлек салып пәрәмәчләр ясарга.  Пәрәмәчнең яртысы күмелерлек күләмдә үсемлек маен кыздырырга, акрын гына пәрәмәчләрне майга салырга, ике ягын да кыздырып алырга һәм артык маен саркыту өчен калын салфеткаларга куярга.

Кабарып пешкән суган пәрәмәчләре бик тәмле булачак.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар