Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Май куасыз алайса!» - Айсылу Габдинова әнисе белән ябыга башлаган

Ул спортзалда төшерелгән видео куйган.

news_top_970_100
 «Май куасыз алайса!» - Айсылу Габдинова әнисе белән ябыга башлаган
https://www.instagram.com/aisylu_gabdinova/

Җырчы Айсылу Габдинова ире һәм әнисе белән спортзалга йөри башлаган. Спортзалда төшерелгән видеода Айсылу үзе һәм әнисе тренажерда шөгыльләнә, ире дә күренеп ала. Анда Айсылу: «Яз җитте, гаиләбез белән ябыгырга булдык, бүген әни дә килде», — ди.

Айсылуның виртуаль дуслары бу адымны хуплаган, «булдырасың» дип ишарәләүче смайликлар тезгәннәр.

«Гаилә белән спортзалга йөри башладык. Озакка барыр микән?» - дип язган җырчы.

«Үзегездән тора инде, Айсылу акыллым! Ихтыяр көчегезне җиксәгез, иренмәсәгез, барысы да булыр», «Май куасыз инде алайса, уңышлар сезгә!», «Айсылу, алга!», дип куәтләгән виртуаль дуслары җырчының бу адымын.

«Бу видеоны караганнан соң, чыннан да, өчпочмак ашап булмас. Мине ике тапкыр арттырып төшергәнсез», - дип язган җырчының әнисе.

«Әниегез бигрәк чибәр инде, күз тимәсен», - дип язган бер инстачы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100