Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Май бәйрәмнәрендә Татарстанда һава торышы нинди булачак?

Май бәйрәмнәренә җылытачакмы? Әле җылы, әле суык һава алышынулары озакка барырмы? Бу хакта “Татар-информ”га К(П)ФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев сөйләде.

news_top_970_100
Май бәйрәмнәрендә Татарстанда һава торышы нинди булачак?

Татарстан Арктика басымы астында

Бу атна башында Татарстандагы һава торышын Скандинавия антициклонының көнчыгыш перифериясе билгели. Шуңа күрә республикада аз болытлы, кояшлы һәм салкын һава торышы булачак дип аңлатты Юрий Переведенцев.

Галим хәзер безнең төбәккә турыдан-туры төньяктан салкын һава килүен әйтте. Бу температура төшүгә, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә салкынаюга китерде.

"Россия Гидрометүзәге фаразлары буенча, алдагы төннәрдә дә шулай ук түбән температуралар көтелә”, - диде галим.

Татарстанда вегетация чоры (үсемлекләрнең үсү чоры – ТИ искәрмәсе) башлану сәбәпле, кыраулар турында да әйтергә була, дип өстәде галим.

“Без бу һава дулкынының алгы өлешендә. Хәзер республикага арктик һава агымнары “ишелде”. Шуңа да карамастан, кояш аркасында көндез азмы-күпме җылыта. Димәк, якын арада термометр баганалары да күтәреләчәк”, - диде Переведенцев.

Май бәйрәмнәре: җылы, әмма яңгырлы

Май бәйрәмнәрендә һава торышы шактый үзгәрәчәк. Иртәгә көндез һава температурасы 10 градуска кадәр күтәреләчәк. Ә алдагы көннәрдә көндезге температуралар шактый күтәреләчәк һәм атна азагына плюс 20гә кадәр җитәчәк, диде галим.

Ул һава торышында булачак үзгәрешләрне циклонның җылы секторыннан республикага көньяк һава агымнары килү белән аңлатты. Димәк, көндез дә, төнлә дә явым-төшемнәр булачак.

“Хәзер бездә салкын аномалиясе. Ләкин май башына бу күрсәткеч әкренләп нормага керәчәк һәм температура күтәреләчәк”, - диде Юрий Переведенцев.

Ул һава җылыну шактый тиз булачак диде. Татарстан өстендәге төньяк һава массалары көньякныкына алышыначак. Шуңа күрә салкыннар кыска вакытлы булачак.

Ләкин республикага җылы һава белән яңгырлар да киләчәк. Фаразлар буенча, майның икенче көнендә үк явым-төшемнәр башланачак. Атна ахырына кадәр болытлы һава торышы булачак. Аны көньяк-көнбатыш юнәлеш циклоннары алып киләчәк.

“Бүген табигатьтә ял итеп булачак. Чөнки бүген 13 градус җылы булыр дип фаразлана. Кояш җылытканда температура югарырак та булырга мөмкин. 1 майда явым-төшемнәр көтелми. Ә 2 майда явым-төшемнәр булуы ихтимал. Ләкин алар көчле булачак дип әйтмәс идем”, - диде профессор.

Аның сүзләренчә, дым күләме 2,5 мм тирәсе булачак. Ике литр су сипкәндә, туфракны квадрат метры шуның кадәр дым ала. Әңгәмәдәш сүзләренчә, тулаем алганда Татарстанда май аеның беренче ун көне климатик нормада узарга тиеш.

9 майга “температура сикерешләре”

Май бәйрәмнәренең икенче өлеше турында сөйләгәндә, Юрий Переведенцев бу ел фасылының җылы һәм салкын һава торышы белән бәйле үзенчәлеген атады. Ләкин аларны төгәл итеп алдагы өч-биш тәүлек эчендә генә ачыкларга була.

“5 майга фаразлар яхшы. Алга таба республиканы циклонның салкын секторы каплап алыр дип әйтә алам. Гомумән, май – күчеш ае булып тора. Кагыйдә буларак, бу вакытта салкын һәм җылы һава дулкыннары чиратлашырга тиеш”, - дип аңлатты галим.

Аның сүзләренчә, температура май башында аеруча сикерә, әле бу процесс ахыргача урнашып бетмәгән була. Ләкин яз көне кояш күп булу сәбәпле, температура тирбәнешләре шактый тиз җайга салына, дип йомгаклады Юрий Переведенцев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100